Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгечләр ел ахырына кадәр Россия акчасы торышын фараз итә

Global FX инвестицияләр аналитигы Коробков фикеренчә, декабрь аенда доллар 65-67 сум, евро 74-76 сум торачак. Августның икенче яртысыннан "рубль", локаль рәвештә булса да, доллар һәм еврога карата үз урынын алды. Россия валютасы Америка акчасына карата 60 сум булса, Европа акчасына 70 сум дәрәҗәсендә. "Рубль" нең ныгуына нефть бәясе арту һәм...

Global FX инвестицияләр аналитигы Коробков фикеренчә, декабрь аенда доллар 65-67 сум, евро 74-76 сум торачак. Августның икенче яртысыннан "рубль", локаль рәвештә булса да, доллар һәм еврога карата үз урынын алды. Россия валютасы Америка акчасына карата 60 сум булса, Европа акчасына 70 сум дәрәҗәсендә. "Рубль" нең ныгуына нефть бәясе арту һәм салым җыюның активлашкан чоры сәбәп булып тора, дип яза "Российская газета". "Альпари" аналитик департаменты директоры урынбасары Анна Кокорева фикеренчә, сентябрь аенда "рубль" торышына нефть бәясенең тотрыклы булуы һәм чираттагы салым түләүләренең артуы йогынты ясаячак. Икенче фактор - салым буенча керемнәр үсү - ай азагында тагын да актуаль булачак - салым түләүләре сентябрьнең егермеләренә туры килә. Нәтиҗәдә, Кокорева белдергәнчә, "рубль" сентябрьдә долларга карата - 55 сум, ә евро - 68 сум дәрәҗәсендә булырга мөмкин. "Рубль" күпмедер ныгыса да, бу хәл озак вакытка булмаячак. Гадәттәгечә, "рубль" елның беренче яртысында ныгып, икенче яртыеллыкта тотрыклылыгын югалту сыйфатына ия. Декабрь һәм гыйвар башында ул иң түбән күрсәткечләргә җитә, дип искә төшерә Global FX инвестицион аналитигы Сергей Коробков. 2017 ел да бу мөнәсәбәттән искәрмә түгел, дип саный ул. Коробков фикеренчә, декабрь аенда доллар 65-67 сум, евро 74-76 сум торачак. ДК TeleTrade шеф-аналитигы Петр Пушкарев хәбәр иткәнчә, ниндидер валютаның озак вакытка үсешенә яки төшүенә өметләнергә кирәкми. Аның фикеренчә, берничә айлык үсешкә караганда, ике-өч атналык динамиканы фаразлау җайлырак, диелә "Российская газета" хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев