Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгеч трибунасы: газ белән сак эш итәргә кирәк!

Көнкүрештә янгыннар еш кына газ җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозудан чыга.

Табигый һәм баллоннардагы газның һава белән катнашмасы шартлау куркынычы тудыра. Шул сәбәпле, бина эчендә газ исе сизелгән очракта шырпы, зажигалка кабызырга, утны, электр җиһазларын кушарга-сүндерергә, бинага ачык ут чыганагы белән яисә тәмәке белән керергә ярамый. Болар барысы да газ шартлавына китерергә мөмкин.

Газ плитәләре, исәпләгечләре куелган биналарда газ чыгу-чыкмауны даими тикшереп торырга кирәк. Моның өчен бары тик сабын эремәсе генә файдаланырга. Газ плитәләрендә киң төпле савыт куелганда махсус конфорка боьралары куллану шарт.

Суыру булмаса, колонкалардан файдалану тыела. Җиһазны кабызганда суыруны тикшереп карарга кирәк. Ул нормаль булганда ялкынэчкә суырыла. Газ плитәсен чиста тоту зарур.

Плитәне кабызганда сак булырга кирәк. Плитәне яисә газ торбаларын үзең ремонтлау, газ торбаларына бау бәүләү, әйбер элү, газ счетчигын караганда циферблатны янып торучы шәм яисә шырпы белән яктырту, горелкаларга сыклык түгү шулай ук тыела.

Газ баллоннары янмый торган материалдан эшләнгән, бинага керү юлыннан кимендә 5 метр ераклыктагы, бикле, җилләтелүче, "Огнеопасно, Газ" дип язып куелган янкормаларда (тартмада) урнашырга тиеш. Янкормадагы баллоннарның саны биштән артмау шарт.

Ренат Идиятуллин,

Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев