Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белемле меңне егар! Талантлы балалар район башлыгы тәбрикләвен кабул итте

16 июнь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге Мөслимнең талантлы егет-кызлары - төрле фән олимпиадалары, бәйге-конкурс җиңүчеләре җыелды. Укучыларны бүләкләү тантанасында район башлыгы Рамил Муллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, мәгәриф идарәсе җитәкчесе Ларис Бариев катнашты. Рамиль Хамзович укучыларга рәхмәтен җиткереп, киләчәктә уңышлар теләде.

Әйтергә кирәк, 2014-2015 уку елында районда 27 гомумбелем фәннәрдән олимпиадалар үтте. Шуларда районыбызның 400гә якын укучысы катнашты. Нәтиҗәдә, район данын Республика турында шуларның 55 яклады. Районыбызның 12 укучысы призер исеменә лаек булды.

Бәйрәмнең бүләкләү өлешеннән соң укучылар район башлыгы белән өстәл артында сөйләште, кызыксындырган сорауларын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев