Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белемеңне сынарга әзерлән

РФ Югары Суды һәм Россия суд эшчәнлеге дәүләт университеты 10-11 сыйныф укучылары өчен хокук буенча "Фемида" регионара олимпиадасы үткәрә. Ул ике этапта үтә.

Беренче (сайлап алу) этап - тест биремнәрен эшләү, сорауларга җавап бирү - читтән торып он-лайн режимда интернет аша. Катнашучыларны теркәү 2015 нче елның 1 октябреннән 2016 нчы елның 10 гыйнварына кадәр http://olimpiada.raj.ru./login/index.php сайтында. Сайлап алу этабында катнашу - 2016 нчы елның 14 гыйнварыннан 24 гыйнварына кадәр расписание нигезендә.

Икенче (йомгаклау) этап - язма эш (тестлар, сораулар, биремнәр) - Россия суд эшчәнлеге дәүләт университетында һәм аның филиалларында 2016 нчы елның 19 мартында үтәчәк.

Олимпиаданың җиңүчеләре призларына лаек булучылар йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Алар, Россия суд эшчәнлеге дәүләт университетына яисә аның филиалларына укырга кергәндә, университетка кабул итү кагыйдәләре нигезендә ташламалардан файдалана.

Тулырак мәгълүматны http://rgup.ru һәм http://kb.rgup.ru. Сайтларыннан, шулай ук (843) 272-47-16, 290-63-13 (кабул итү комиссиясе), 273-16-54, 272-50-95, 272-43-93 телефоннары аша алырга мөмкин. Электрон почта адресы: priem@kfrap.ru.

Мөслим район судының пресс-службасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев