Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белем сыйфаты югары булсын!

15 нче май көнне мәгариф идарәсенең актлар залында мәктәп җитәкчеләре киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә районда белем сыйфатын күтәрү мәсьәләләре турында сөйләшенде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ларис Бариев үзенең чыгышында мәктәп җитәкчеләренең белем сыйфаты өчен җаваплылыгына басым ясады.

Белем сыйфатын күтәрү максатыннан мәктәпләрдә методик эшне дөрес оештыруның әһәмияте, белемле, компетентлы җитәкчеләр, кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды, чыгарылыш сыйныфлар өчен уку елы дәвамында үткәрелгән диагностик тестлаштырулар нәтиҗәләре анализлады, җиткчеләрнең игътибары дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекне яхшырту буенча чаралар планына юнәлтелде. Шулай ук фән бәйгеләре нәтиҗәләре һәм мәктәпләрнең "Электрон мәгариф" системасындагы эшчәнлеге буенча сөйләшүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев