Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераны Навальныйны генерал Власов белән чагыштырды

Бу хакта ул үзенең Навальныйга җавап итеп язылган видеомөрәҗәгатьендә белдерде.

Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Латоха Алексей Навальныйны Бөек Ватан сугышы вакытында Гитлер Германиясе ягына күчкән генерал Андрей Власов белән чагыштырды. Бу хакта ул үзенең Навальныйга җавап итеп язылган видеомөрәҗәгатьендә белдерде.
"Ул икенче Власов. Һәм без аларны юк иттек. Минемчә, Навальный әфәнде бик куркыныч. Россиянең чын патриотлары берсе дә аны хупламый", - диде Михаил Латоха.
Аның сүзләренчә, Россиянең ветераннар хәрәкәте бу сүзләр өчен Навальныйны гафу итмәячәк.
Элегрәк социаль челтәрдә Алексей Навальный Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирүне хуплап чыгыш ясаучыларны "сатлыклар" дип атаган.
Чыгыш ясаучы видеоязма геройлары арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменко булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев