Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 һәм 50 шәр мең сум акча бирелә

Бу хакта Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин сөйләде.

Быел Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 шәр һәм 50 шәр мең сум акча биреләчәк. Бу хакта Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин сөйләде.7 февральдә сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган сумма турында Россия Президентының 100 нче номерлы Указга кул куйды.

Эдуард Вафин әйтүенчә, Татарстанда бу акча 33209 кешегә түләнәчәк. Шуның 8801енә 75 мең сум, 24 мең 408енә 50 мең сум акча каралган.

Татарстан буенча Пенсия бүлеге идарәчесе әйтүенчә, бу акча белән беррәттән, Җиңүгә ел саен бирелә торган акча да түләнәчәк. 

«Бу акчалар ел саен Бөек Җиңүгә бирелә торган 10 мең сум урынына түгел, анысы да үз урынында кала», — диде  Вафин.

«Быел 1,9 млрд сум акча түләячәкбез», — дип әйтте Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама