Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган медальләр хуҗаларына тапшырылды

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. 4 март көнне әлеге медальләр Яңа Усы, Метрәй, Салауз-Мухан авыл җирлекләрендә тапшырылды. Тантанада район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов катнашты. Бөек Ватан сугышына Яңа Усы авыл җирлегеннән 359 кеше киткән. Шуларның 168се генә туган якларына кире...

Метрәй авыл җирлегеннән фронтка 328 кеше китсә, шуларның 126сы кире әйләнеп кайткан. Хәзерге көндә авылда 2 сугыш ветераны яши. Сугыш чорында авылда калган, тылда хезмәт куйган егет-кызлар, бүгенге көндә инде әби-бабайлар. Метрәй авыл җирлегендә аларның саны 64. Юбилей медальләрен тапшырганда Азат Әхмәтҗанов аларга чиксез рәхмәтләрен әйтеп бирде.

Сал. Мухан авылыннан да Ватанын якларга дип 176 кеше сугышка алынган. Шуларның нибары 63 генә туган ягына әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннар гына исән. Ветераннарны хөрмәтләп, аларга күңел тынычлыгы, аяз күк йөзләре теләп, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар концерт номерлары бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев