Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын Мөслим зурлап билгеләп үтте

Бәйрәм яшь армиячеләр парады, оешма-предприятие коллективлары демонстрациясе белән башланды. Алар, Тукай, Пушкин урамнары аша үтеп, "Яшьлек" спорт комплексына килде.

Быел бәйрәмдә беренче тапкыр "Үлемсез полк"ны да күрергә мөмкин иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының зурайтылган фотоларын оныклары - мәктәп укучылары алып чыкты.

Район башлыгы Рамил Муллин һәм ТР Президенты исеменнән Фән һәм мәгариф министры урынбасары Айдар Каюмов котлавыннан соң Рамил Хәмзович 15 тыл ветеранына фатир ачкычларын тапшырды. 6 тыл ветераны яңа йорттан фатир алу өчен сертификатларга ия булды.

Район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән театральләштерелгән күренеш сугыш мизгелләрен, Җиңү көнен чагылдырды. Соңыннан оешма-предприятиеләр илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә веноклар, чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев