Бөек Җиңүнең 70-еллыгын каршылап...
Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган чаралар мәгариф учреждениеләрендә аеруча да еш оештырыла. Мөслим урта мәктәбе укучылары узган атнада гына "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубының концертын караса, 20 февраль көнне алар Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмидулла Мөхәммәдиев белән очрашты.
Бөек Ватан сугышында танкта хезмәт иткән ветеран Елгабаш авылында гомер кичерә. Очрашу барышында ул укучыларга сугыш хатирәләрен сөйләде. Мөслим урта мәктәбе укучылары белән бу көнне район иҗтимагый Советы рәисе Моряк Йосыпов та очрашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев