Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Җиңүгә багышланган чаралар дәвам итә

20 май көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыган багышланган хикәяләр һәм очерклар конкурсына йомгак ясау булды. Конкурсны Матбугат үзәге, ДОСААФ җәмгыяте белән берлектә район ветераннар советы игълан иткән иде. Ел дәвамында барган бу конкурс, матбугат хезмәткәрләре шул язмалар аша күпме генә язмышларны үз күңелләреннән үткәрделәр. Нәтиҗәдә иң иң...

20 май көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыган багышланган хикәяләр һәм очерклар конкурсына йомгак ясау булды. Конкурсны Матбугат үзәге, ДОСААФ җәмгыяте белән берлектә район ветераннар советы игълан иткән иде. Ел дәвамында барган бу конкурс, матбугат хезмәткәрләре шул язмалар аша күпме генә язмышларны үз күңелләреннән үткәрделәр. Нәтиҗәдә иң иң дигәннәре бүген билгеләнде. Конкурска 37 авторның 42 эше килгән, бу эшләр "Авыл Утлары", "Сельские Огни" газеталарында басылып чыкты. Шулар арасыннан жюри әгъзаләре стиль үзенчәлеге, вакыйганы ача белүе, очерк героеның җиңүгә һәм илебез үсешенә керткән өлешен билгеле бер параметрда ачып бирә белүен исәпкә алып, 5 эшне аерып алынган. 1урынга - "Михнәтле еллар" исемле очерк өчен Ягъсүп Мортазин лаек булды. 2 урынга - "Балачакны сугыш урлады" исемле очергы белән Кузьма иванов, 3 урынга "Авылымның матур бабасы" исемле очергы белән Синара Яббарова лаек булды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелде. Шулай ук актив хәбәрчеләребез Әскыя Әхмәтшина һәм Флера Дәүләтшина кызыксындыру премияләрпенә лаек булдылар. Конкурста үз язмалары белән катнашкан авторларга дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев