Мөслим-информ

Бөек Җиңү көнендә Мөслимдә нинди һава торышы булачак?

Содгы вакытта һава торышы кискен үзгәрүчән. Әле кичә генә кояшлы көн иде, бүген янәдән суытты. Иртәгә, 9 май көнне нинди һава торышы көтәргә соң?

Синоптиклар фаразына колак салсак, иртәгә көн дәвамында алмашучан, болытлы һава булачак. Төнлә белән һава температурасы +7+9 градусны күрсәтәчәк. Көндез исә Мөслимдә +21 градуска кадәр җылытыр, дип фаразлана. Явым-төшемнәргә килгәндә, көндезен, бәйрәм тантанасы вакытында яңгыр яумас кебек. Шулай да көннең икенче яртысында яңгыр явуы ихтимал. Кичен шулай ук кыска вакытлы яңгырлар булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: