Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Җиңү көненә багышлап Мөслимнең барлык ял итү урыннарында концерт гөрләде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

9 май көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты хезмәткәрләре Пушкин скверында район халкын кичке бәйрәм концерты белән куандырдылар. Халык чын күңелдән рәхәтләнеп ял итте, җырчы кыз-егетләрне алкышларга күмде, биюче егетнең биюенә кушылып үзләре дә биеделәр, дип хәбәр итәләр район мәдәният йортыннан.

Шулай ук бу көнне, кичке сәгать биштә "Курай" паркында Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да концерт куйдылар. Театр сәнгате бүлеге укучылары әти-әниләрен, кайткан кунакларны җиңү бәйрәме белән котлап, театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр. Ялгыз җырчылар, "Чулпылар", "Энҗе бөртекләре" бию ансамбльләре, нәфис сүз осталары, инструменталь ансамбльләр чыгышын килгән тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, дип хәбәр итәләр балалар сәнгатҗ мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев