Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Җиңү көненә багышланган митингта 2 меңнән артык мөслимле катнашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары 9 май көнне район үзәгендә дәвам итте.

Бөек Ватан сугышына Мөслим районыннан 8140 кеше китә, аларның 5200 сугыш кырларында ятып калалар. Шуңә да, бәйрәм чарасы Дан һәм хезмәт мемориаль комлпексында чәчәкләр һәм веноклар салудан башланды. Барлык оешма һәм предприятие, мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы тармагы эшчеләре мемориаль комплекста урнаштырылган стеллаларга веноклар һәм чәчәкләр салдылар. Мемориаль комплекста чәчәк салучыларны "Үлемсез полк" та һәм хәрби парадта катнашучы "Яшь армиячеләр" каршы алды. Район эчке эшләр бүлеге отряды Бөек җиңү хөрмәтенә залп бирде.

Җиңү бәйрәменә багышланган демонстрациядә барлык оешма - предприятиеләр, гомуми белем бирү мәктәпләре катнашты. Демонстрация колоннасын хәрби техника итеп ясалган дистәгә якын машина озата барды. Урам әйләнгәч демонстрациядә катнашучылар Зифа Бысыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы мәйданга килде. Биредә аларны район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары каршы алды.Әлеге мәйданда бәйрәмнең рәсми өлеше үтте. Бәйрәм тантанасын, райондашыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргарифан Ханнанов башкаруындагы "Сугыш булмасын яңадан" дип исемләнгнә җыры белән башланып китте.

Татарстан Республикасы Президенты, ДӘүләт Советы һәм Дәүләт киңәшчесе телеграммалары тәкъдим ителде.

Район Башлыгы Рамил Муллин барлык мөслимлеләрне бәйрәм белән тәбрикләде: "Бөек корбаннар бәрабәренә киләчәк буыннарга куанычлы тормышта яшәргә мөмкинлек биргәнегез өчен Сезгә мәңге рәхмәтлебез һәм бурычлыбыз. Шуңа күрә дә батырлыгыгыз, хезмәтегез алдында баш иябез. Ватан өчен сугышкан халыкның бөек батырлыгы яңа буыннарның йөрәкләрендә сакланыр дигән ышанычыгыз сүнмәсен. Туган һәрбер таңыбыз аяз, көннәребез шат булсын һәм бәхетле узсын" - диде. Шулай ук район Ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов, Россиянең атказанган очучысы, хәрби очучы Рәшит Шәфыйков бәйрәм теләкләрен җиткерделәр. "Бу бәйрәм безнең өчен бик кадерле бәйрәм. Бик күпләрнең гомерләре бәрабәренә яулап алынган Җиңү көне ерагая барса да, анда күрсәтелгән батырлыклар онытылмый. Барлык Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына рәхмәтләремне җиткерәм" - диде Рәшит Шәфыйков.

Бәйрәм чарасы театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Сугыш чорын гәүдәләндерүче тамашаны караганда бик күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады.

Бәйрәм район үзешчәннәренең концерты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев