Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без - сәләтле буын (Мөслим районының сәләтле балалары турында)

Сәләт - ул кешенең эшчәнлек таләпләренә җавап бирүче һәм шул эшчәнлекнең уңышлы үтәлешенең шарты булып торучы индивидуаль психологик үзенчәлеге (психолог В.А. Крутецкий).

Сәләтлелек төшенчәсенең нигезендә интеллектуаль үсеш һәм иҗадилык сәләте ята. Тәҗрибәле белгечләр фикеренчә, сәләтле балалар дип, бер яки берничә эшчәнлек өлкәсендә югары уңышка ирешүчеләрне атарга була. Сәләтле балалар күзәтүчән һәм юмор хисенә ия булулары белән, шулай ук үзләрен кызыксындырган өлкәдә максатларына ирешү өчен нык торулары белән дә башкалардан аерылып торалар.
Эш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сәләтле балалар һәм аларның әти-әниләре белән нәтиҗәле эшләү өчен мөгаллимнәргә балаларның сәләтлек билгесен эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә күрә белү; укытуны диагностика нәтиҗәләре белән тәңгәлләштереп алып бару; үзенең эшчәнлеген әти-әниләр эшчәнлеге белән яраклаштыру; әти-әниләргә киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирә белү; һөнәри өлгергәнлек; сәләтле балалар белән эшләү өчен гамәли хәзерлек; психологик халәтнең тотрыклылыгы; үзанализ ясый белү кебек сыйфатларга ия булу кирәк. Сәләтле баланы укыту, мөстәкыйль рәвештә катлаулы материалларны аңлый белергә өйрәтү - сәләтле балалар белән эшләүче мөгаллимнең фәнгә алып керүче старт сызыгы.
Сәләтле балаларның иҗади үсеше төрле эшкәртмәләр, махсус иҗадилык программасы һәм уку материалы таләп итә. Мәктәп программасы материалын тирәнтен һәм тизләтеп өйрәнү - сәләтле балаларны укытуга гадәти якын килү. Гадәти мәктәп программаларында иҗади биремнәр аз күләмдә бирелгән. Хәзерге вакытта сәләтле балаларны иҗадилыкка, аралаша белергә, лидерлык сыйфатлары формалаштыруга һ.б. өйрәтә торган махсус укыту программалары эшләнеп тора. Шулай ук һәр укучыга шәхси якын килү планнары да төзелә.
К.Насыйри "Табигый сәләтлелек очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин,аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора", - дигән. Димәк, бала никадәр бер эш белән никадәр җитди һәм эзлекле шөгыльләнсә, сәләте шулкадәр тиз ачыла, кызыксынучанлыгы тиз арта. Һәр ел саен укучыларның белемнәрен тирәнәйтү, камилләштерү, белемгә омтылышларын көчәйтү, сәләтле балаларның санын арттыру максатыннан башта мәктәпләрдә, аннары районда, соңыннан республика күләмендә олимпиадалар уздырыла һәм җиңүчеләр ачыклана. Олимпиадага әзерләнү укучыдан да, укытучыдан да зур тырышлык, ихтыяр көче һәм сабырлык сорый. Хезмәтнең нәтиҗәсе укучыларыбызның республика олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясауларында күренә. Бу уку елында рәсәйкүләм олимпиадаларның регион турында - 6, республикада - 11 җиңүчебез бар. Алар: физик тәрбиядән Мөслим гимназиясенең 10 нчы класс укучысы Сафиуллин Ринат (укытучысы -Сәетгалиев И.Н.), тормыш иминлеге фәненнән Мөслим урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Җәлилова Алсу (укытучысы - Асадуллин И.Р.), биологиядән Мөслим гимназиясенең 9нчы сыйныф укучылары Фәхертдинова Айгөл һәм Зиязова Миләүшә (укытучылары - Бариева Л.Ф.), татар әдәбиятыннан Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Шәяхмәтова Миләүшә (укытучысы - Латыйпова Г.Х.) һәм Мөслим гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Әгълиуллина Язилә (укытучысы - Тимергалиева Э.В.), татар теленнән Мөслим урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Исәнбаева Юлия (укытучысы - Гайнетдинова Г.Ф.), Мөслим гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Шамукаева Эльвина (укытучысы - Тимергалиева Э.В.), Мөслим лицееның 11нче сыйныф укучысы Миңлебаева Гөлназ (укытучысы - Ситдикова Ч.И.), экологиядән Мөслим гимназиясенең 9 нчы класс укучысы Фахертдинова Айгөл һәм 11 нче сыйныф укучысы Әгълиуллина Язилә (укытучысы - Бариева Л.Ф.), рус әдәбиятыннан Мөслим гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Зиазова Миләүшә (укытучысы - Хәйруллина Ч.А.), Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Бәдертдинова Алисә (укытучысы - Фаррахова Р.Г.), Мөслим лицееның 10нчы сыйныф укучысы Фазыйлова Виктория (укытучысы - Фазыйлова С.В.), Мөслим урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Җәлилова Алсу (Сарварова В.Ф.), математикадан Мөслим гимназиясенең 10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев