Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә эш юк, диләр

Соңгы арада хезмәт базарындагы хәлләргә күз салырга туры килде. Берничә танышым эш урыны эзләде чөнки. Мөслимдә эш юк дияргә яратсалар да, бар икән бит ул. Ләкин кайбер яшьләргә әбе килсә - җәбе килми, җәбе килсә - сабы килми. Әле бер ягы ошамый, әле - икенчесе. Берсендә хезмәт хакы бәләкәй, икенчесендә...

Соңгы арада хезмәт базарындагы хәлләргә күз салырга туры килде. Берничә танышым эш урыны эзләде чөнки. Мөслимдә эш юк дияргә яратсалар да, бар икән бит ул. Ләкин кайбер яшьләргә әбе килсә - җәбе килми, җәбе килсә - сабы килми. Әле бер ягы ошамый, әле - икенчесе. Берсендә хезмәт хакы бәләкәй, икенчесендә ярты ставкага гына алалар, өченчесендә эш сәгате "ненормированный", тагын берсенә авылга йөреп эшләргә кирәк, тагын, тагын, тагын... Ишетеп, күреп торабыз - нык сайланалар. Бер оешмага кереп, хезмәт кенәгәсен, башка документларын рәсмиләштереп бетерергә дә өлгерми, башка ("әйбәтрәк") урынга китеп бара. Яшьләргә эш җиңел дә булсын, акчаны да күп түләсеннәр, эш сәгатеннән соң чакырып борчымасыннар да. Бүгенге яшьләр - максималистлар. Алай дию дөрес тә түгелдер. Аларның күбесе үз-үзләрен генә яратучы, тормыштан һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән артык күпне таләп итүче эгоистларга әйләнеп бара түгелме? Бер танышым сөйли:

- Элегрәк бергә эшләгән таныш ир-егет безгә (мин яңа урында хәзер) эшкә урнашырга йөри. Килеп сөйләшеп киткән иде, икенче көнне кадрлар бүлегендә дүрт күз белән көтәләр моны. Сәгать 8 дә ишек катына карый башлаганнар иде. "Көтмәгез, 10 нар тулмыйча килми ул эшкә", дим. 11 тулгач та күренмәде бу. Кадровик шалтыратырга булды. "Бүген түгел, иртәгә" ди икән тегесе йокылы-уяулы тавыш белән.

Эш эзләүчеләр арасында әнә шундыйлар да бар. Эш сәгатен санламыйча, эленке-салынкы йөрсәләр дә, нәпселәре олы - акчаны көрәп аласылары килә.

Үзебезнең матбугат үзәгенә дә (ел була бугай инде) әле бер, әле икенче вазыйфага хезмәткәрләр эзлибез. Бигрәк тә иҗат хезмәткәрләренә кытлык. Кыскартуга эләккән укытучылар арасында әзме-күпме язган кешеләр бар, ник берсе килеп карасын?! Менә бүген дә татарчадан русчага тәрҗемә итүче, оператор-монтажчы, веб-редактор кирәк. Киләләр дә иң элек хезмәт хакы белән кызыксыналар. Һәм кире борылалар. Өйдә ата-ана җилкәсен кимереп яту рәхәтрәктер инде. Гомумән, халык ялкаулана бара кебек. Мин моңа, әле чәршәмбе көнне генә районда узган вакансияләр ярминкәсендә булганнан соң, тагын бер кат инандым. Район мәшгульлек үзәге үткәрде аны. Кеше юк димәс идем, эш эзләүче мөслимлеләр белән зал тулган иде. "Органик Групп" җәмгыятенең "Ык" һәм "Урожай" агрофирмалары, "Мөслим элеваторы", "Хәмәдишин" фермер хуҗалыгы һәм Мөслим матбугат үзәгеннән килгән кадрлар бүлеге җитәкчеләре вакансияле хезмәт урыннары тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы тармагына механизаторлар, терлекчеләр, шоферлар кирәк. Ирек Хәмәдишин үзе җитәкләгән фермер хуҗалыгында бухгалтерлар, төрле эшчеләр өчен урыннар булуын әйтте.

- Сугым вакыты җитте. Бу атнадан каз чистартырга сезонлы эшкә кешеләр кирәк булачак. Көнгә 450 сумнан түлибез, килергә теләүчеләр юкмы? - диде фермер.

Ләкин сорау һавада эленеп калды...

"Ык" агрофирмасына әнә механизаторлар, бозау караучылар һәм савымчылар кирәк. Зоотехникка интегәләр. Айлык хезмәт хакы да кызыкмаслык түгел - 22 меңнән 28 мең сумга кадәр. Үзебезнең матбугат үзәгенең кадрлар бүлеге белгече: "Корреспондентлар, операторлар, тәрҗемәче, веб-редактор кирәк", - диде. Оешма вәкилләре һәрберсе хезмәт шартлары һәм аңа түләү тәртибе белән таныштырды. Район мәшгульлек үзәге директоры Дамир Мөхәмәтдинов читенсенүчеләргә кадровикларның үзләре белән күзгә-күз сөйләшергә тәкъдим итеп карады. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан очракта, өстәмә акча түләнәчәген дә әйтте. Ләкин беркем дә урыныннан кузгалмады, вакансияләр ярминкәсенә килүчеләргә тәкъдим ителгән вазыйфалар белән кызыксынучылар табылмады.

Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 47 райондашыбыз исәптә тора. Күбесе - банк системасы хезмәткәрләре, мәгариф өлкәсендә эшләп кыскартуга эләгүчеләр, башка бюджет оешмалары һәм авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре. Араларында бер елдан артык эшсез ятучылар да бар. Эшсезләр армиясендә исәптә торучылар айга 850 сумнан алып, 4900 сумга кадәр пособие ала. Тормыш алып бару өчен бу акча җитми дә җитми инде. Шулай булгач, эш тәкъдим итүчеләр булганда тешең-тырнагың белән ябышу кирәктер дә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X