Реклама
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарының тапшыру вакыты билгеләнде. 11 нче сыйныфлар 25 нче майда география, рус әдәбияты, 28 нче майда рус теле, 1 нче июньдә математиканың база өлешен, 4 нче июньдә математиканың профиль өлешен, 8 нче июньдә җәмгыять белеме һәм химия, 11 нче июньдә...
9 нчы сыйныфлар да 11 фәннән имтихан тапшырачак. 27 нче майда - математика, 29 нчы майда - җәмгыять белеме, химия, рус әдәбияты, информатика,3 нче июньдә - рус теле, 5 нче июньдә география, тарих, биология, физика, чит теленнән имтихан бирәчәкләр. 9 нчы сыйныфта укучы 219 укучының 216ы төп дәүләт имтиханы форматында сынау узачак, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.
Язгы каникул вакытында мәктәпләрдә һәр фәннән сынап карау имтиханнары планлаштырылган. Ә медальгә дәгъва белдерүчеләр исә сынап карау имтиханнарын район мәгариф идарәсенә килеп тапшырырга тиеш була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз