Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИны ничек тапшырырга: әти-әниләр һәм мәктәп укучыларына психолог киңәшләре

Ата-аналарның БДИга уңай мөнәсәбәте имтиханнар чорының балалар кәефенә, нерв системасына зыян китермәскә ярдәм итәчәк.

Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен бүген кызу «урак өсте» башланды. БДИның төп этабы 29 майда старт алды һәм ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Республикада 15 меңгә якын егет һәм кыз имтихан тапшырачак. Чагыштыру өчен: узган елда мәктәпне тәмамлаучылар 16,5 мең кеше тәшкил иткән иде. Әзерлек чоры һәм БДИ үзе - мәктәп укучылары һәм ата-аналар өчен һәрвакыт зур стресс, чөнки балаларның киләчәге аның нәтиҗәләренә бәйле.
Әти-әниләр өчен киңәшләр
- БДИга апрель-май айларында әзерләнә башламыйлар, бу - зур ялгыш. Имтиханга сентябрь аеннан, иң яхшысы - X сыйныфтан әзерләнә башларга кирәк. Ел дәвамында ата-аналар балаларны психологик яктан әзерләргә тиеш. Уку елы башында ук буйга җитеп килгән балаңны каршыңа утыртырга һәм кулыннан тотып: «Синең өчен бик җаваплы ел башланды. БДИ - җитди сынау, әмма ул хөкем карары түгел. Ул кәрт уены кебек: сиңа бәхет елмаерга да, урап үтәргә дә мөмкин. Әйдә, барысы да яхшы төгәлләнгән очракта нәрсә эшләячәгебезне бергәләп уйлыйк әле. Кайсы уку йортына керербез икән», дияргә кирәк», - дип киңәш итә «Росток» республика психология-педагогика тернәкләндерү һәм коррекция үзәге директоры Татьяна Бәширова.
Эксперт сүзләренчә, имтиханны тапшыра алмаган очракта да нишләргә икәнлеген җентекләп уйларга кирәк. Моның төрле вариантлары бар: бер елдан соң яңадан тапшыру, техникумга укырга керү һәм альтернатива буларак малайларга армиядә хезмәт итү. Теләсә нинди очракта да, бу - баланың яки ата-ананың гына түгел, бөтен гаиләнең уртак карары булырга, яшүсмер әти-әнисенең һәр нәрсәгә әзер икәнлеген аңларга тиеш. Бу очракта, кагыйдә буларак, бала имтиханны уңышлы тапшырачак.
Өлкәннәр, борчылмагыз!
Бу вакытта ата-аналарга борчылмаска кирәк, чөнки ул балаларга да күчә. Иң мөһиме - тыныч булыгыз. Әгәр ата-аналар тискәре хис-тойгыларын балаларына «йоктырмый» икән, барысы да яхшы булачак. Чиктән тыш борчылу укуга комачаулык итәргә мөмкин. Ул чагында бөтен көчегез аның белән көрәшүгә китәчәк. Баланың энергетик ресурсы укуга түгел, ә «тапшыра алырмынмы әллә юкмы» дигән хафалы уйларга сарыф ителәчәк.
Балаларга ни дип әйтергә ярамый
БДИ - ул бала тапшыра торган имтихан гына түгел, ә бөтен гаилә өчен дә җитди сынау, ди белгечләр. Бүген әти-әниләр аеруча зирәк һәм тискәре фикерләрдән азат булырга тиеш. Имтиханга әзерлек барышында баланы куркытырга, аңа янарга яки кем беләндер чагыштырырга ярамый. Балаларга әйтергә ярамаган гыйбарәләр:
- «Имтиханны бирми генә кара».
- «Тапшыра алмаячагыңны төгәл беләм».
- «Имтиханны тапшырмыйсың икән - өйгә кайтма».
- «Аз шөгыльләнәсең икән - бирә алмаячаксың».
- «Тырышмасаң, нәтиҗәләр дә начар булачак».
- «Син бөтенләй әзер түгел».
- «Бу шундый катлаулы».
Әгәр яшүсмергә даими рәвештә булдыра алмыйсың һәм дөрес эшләмисең дип тукып торсаң, анда: «Миннән берни дә килеп чыкмаячак», дигән тискәре фикер формалаша.
Дөрес көн тәртибе һәм яхшы туклану
Өлкәннәр балаларга көн тәртибен дөрес итеп төзүдә булышырга тиеш. Үзен әйбәт хис итсен һәм эшкә сәләтлелеге югары булсын өчен, яшүсмер яхшы йокларга, саф һавада йөрергә һәм спорт белән шөгыльләнергә вакыт табарга тиеш. Аның төнлә шөгыльләнүенә һич тә юл куймагыз.
- Имтиханга тәнәфес ясамыйча 1,5-2 сәгать кенә әзерләнергә ярый. Шуннан соң бала ял итеп алырга тиеш. Вакыт табып, бөтен гаиләгез белән табигатькә чыгып керегез. Бала 8 сәгатьтән дә ким йокламасын, - ди Татьяна Бәширова.
Имтиханга әзерләнү чорында яшүсмернең витаминнарга бай ризык белән туклануы шарт. Аның рационына яшелчә, җиләк-җимеш, балык, эремчек, чикләвекләр, шоколад кебек продуктлар кертергә кирәк.
- Һәр бала үзенчә игътибарны таләп итә. Шунлыктан имтихан алдыннан ата-аналар алар алдына үтәп булмый торган бурычлар куймаска тиеш. Бала көннәр буе китаптан башын күтәрмичә утырмасын, аны моңа мәҗбүр итмәгез. Әгәр ул арыган икән, кылана гына дип уйламагыз, сүзенә колак салыгыз, - ди «Росток» республика психология-педагогика тернәкләндерү һәм коррекция үзәгенең бүлек җитәкчесе Татьяна Макарова.
IX сыйныфтан соң кая барырга
- IX сыйныфтан соң кая барырга икәнлеген һәр гаилә үзе хәл итәргә тиеш. Сайлау алдында калган балага ярдәм итү өчен, өлкәннәргә аның белән иркенләп аралашырга кирәк. Ата-аналар балаларының үз киләчәкләрен ничек күрүләрен, нәрсә теләүләрен, нинди фәннәргә күңеле ятуын аңларга тиеш, - дип саный «Росток» республика психология-педагогика тернәкләндерү һәм коррекция үзәге директоры.
Мәктәпләрдә һөнәри ориентация VII сыйныфтан соң ук башлана. Шунлактан ата-аналар баланың перспективалары турында шушы вакытта сөйләшә башларга тиеш. Ул чагында бала, IX сыйныфка җиткәч, X класска барыргамы әллә техникумга керергәме икәнлеген төгәл билгеләячәк.
Куркуны бергәләп җиңегез
Әгәр яшүсмер имтихан алдыннан курку кичерә икән, аның сәбәләренә бергәләп анализ ясарга кирәк. Һәр әти-әни үз вакытында имтихан тапшырган бит. Ул үз хатирәләрен баласы белән дә уртаклаша ала.
- Хәзер күп кенә балалар психологик ярдәмгә мохтаҗ. Әгәр ата-ана баланың моны үзе генә ерып чыга алмавын сизсә, психологка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Конкрет вәзгыятьне кара-каршы утырып хәл итүең яхшы, - ди Татьяна Макарова.
Балаларга киңәшләр:
- БДИга әзерләнү графигын төзеп, күренә торган урынга элеп куй.
- Иң элек имтиханга әзерлекнең планын һәм графигын төзергә кирәк. Син моны үзең дә, әти-әниләрең яки дусларың ярдәмендә дә эшли аласың. Әлеге графикны күренә торган урынга элеп куй. Бу - эшнең структурасын төзергә һәм әзерлек процессын башларга ярдәм итәчәк. Һәр көнгә план төзегәндә, бүген кайсы фәннән әзерләнәчәгеңне төгәл билгеләргә кирәк. Иң кыен, барысыннан да начаррак белгән бүлектән башла. Әгәр килеп чыкмаса, иң кызыклы материалдан башларга да мөмкин. Нәтиҗәдә, акрынлап эш ритмына кереп китәчәксең.
- Имтиханга әзерлек белән ялны чиратлаштыр.
Китаптан башыңны күтәрмичә утырып, үзеңне ялыктырмаска кирәк. Тәнәфес, физик күнегүләр ясап ал. Мисал өчен, 40 минут шөгыльлән һәм 10 минут ял ит. Тәнәфес вакытында зарядка ясарга, саф һава сулап керергә мөмкин.
- Спорт белән шөгыльләнергә вакыт тап.
Физик күнегүләр арыганлык һәм куркуны җиңәргә ярдәм итәчәк. Спорт клублары һәм секцияләрдә моның өчен бөтен шартлар да тудырылган, шуннан соң имтиханга әзерлекне яңа көч-дәрт белән дәвам итә аласың.
- Уку материалының структурасын төзергә өйрән.
Дәреслекне тулаем укып чыгарга һәм истә калдырырга омтылмаска кирәк. Материалның структурасын төзү мөһим. Моның өчен план, рәсем, схемалар кулланырга мөмкин. Алар яхшырак хәтердә кала. Өстәвенә, әгәр планны үзең төзисең икән, материалны кабатлаганда кирәкле бөтен мәгълүматны исеңә төшерәчәксең.
- Тестлар чишүнең файдасы зур.
Бүген БДИ буенча тестлар бик күп. Аларны интернеттан да табарга мөмкин. Имтихан алдыннан төрле тестлар чишүнең файдасы зур. Моны билгеле бер вакыт эчендә эшләргә кирәк. Шуны исеңдә тот: имтиханда биремне үтәү өчен вакыт чикле булачак. Үз фәнең буенча тестларны никадәр күп чишсәң, шулкадәр яхшы. Бу - тест биремнәренең конструкциясе белән танышырга ярдәм итәчәк.
- Кабатла һәм тагын бер тапкыр кабатла.
Җавапларның барлык планнарын яңадан кабатлау өчен, имтихан алдыннан бер көн калдыр. Иң кыен сорауларны кабат күздән кичер.
- Имтихан алдыннан туйганчы йокла.
Күпләр имтиханга тулысынча әзерләнү өчен бер төн җитми кала дип саный. Бу - дөрес түгел. Син инде арыдың һәм үзеңне артык талчыктырырга кирәкми. Иртән яхшы кәеф белән йокыдан тору өчен, мөмкин кадәр иртәрәк ят.
- Уңай фикер йөрт.
Имтиханны тапшыра алмаячакмын дигән уйны башыңа да кертмә. Иң яхшысы, үзеңә: «Мин булдырачакмын!» - дип әйт. Уңай нәтиҗәне визуальләштерү мөһим. Имтиханга әзерләнгәндә, биремне үти алмаячакмын дигән фикерне башыңнан алып ташла һәм үзеңне җиңүче итеп күз алдыңа китер, шул чагында барысы да яхшы булачак! Бары тик үз көчеңә ышанырга гына кирәк, - дип киңәш итә югары категорияле педагог-психолог, Казанның 23нче татар-рус мәктәбе укытучысы Виктория Роженко.
Экспертлар балаларга тормышларындагы уңышлы мизгелләрне ешрак күз алдына китерергә киңәш итә. Мисал өчен, контроль эшне «5»легә язган, такта янында шартлатып җавап биргән чакларыгызны... Бары тик борчылмаска гына кирәк һәм уңыш сезнең якта булачак!
Фикерләр:
Рәис Шайхелисламов, КФУның Идел буе төбәкара мөгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге директоры:
- БДИ - бүгенге мәгариф системасында мөһим этап. Ул төрле социаль катламга караган балаларга илнең иң яхшы югары уку йортларында белем алырга мөмкинлек бирә. Әгәр бала талантлы икән, аның алдында бөтен ишекләр дә ачык. БДИны яхшы тапшыру аның өчен бик тә мөһим. Без имтиханны ничек кенә тәнкыйтьләсәк тә, баланың яхшы нәтиҗәләре аның әйбәт укуы һәм алга таба да тырышып белем алачагы хакында сөйли. Бу имтихан бер дә җиңелләрдән түгел. БДИга әзерлек XI сыйныфтан түгел, ә I класстан ук башланырга тиеш. Имтихан нәтиҗәсе - бөтен мәктәпнең уңыш нәтиҗәсе ул. БДИ механизмы әле 2022 елга кадәр яңарыш кичерәчәк.
Гөлнара Исламова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе:
- Имтихандагы нәтиҗә ата-аналарны күбрәк тә борчый, чөнки балалар шуның буенча югары уку йортына керә. Шунлыктан без кышын ата-аналар өчен рус теленнән БДИ үткәрдек. Өлкәннәр мәктәптә видеокүзәтү һәм контроль системасының ничек эшләвен, балаларның металл рамкалары аша ни рәвешле үтүен үз күзләре белән күрде. Быел 83 имтихан үткәрү пункты ачылачак, аларның барысы да видеокамералар белән җиһазландырылачак. Балаларның үзләренә килгәндә, алар мәктәптә 11 ел уку дәверендә тиешле барлык белемнәрне алуларын аңларга тиеш. Имтиханга яхшы кәеф белән барырга, борчылмаска гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев