Мөслим-информ

Муслюмовский район

Яңалыклар

БДИ старт алды

25 нче майда Россиядә БДИның төп этабы башланды. Район мәктәпләренең 6 унберенче сыйныф укучысы Әлмәт шәһәре имтихан кабул итү пунктында география һәм литературадан имтихан тапшырып кайттылар. Барлыгы БДИда район мәктәпләренең 136 унберенче сыйныф укучысы катнашачак. Имтихан кабул итү пункты - Мөслим лицее, ул он-лайн режимында видеокүзәтү системасы һәм металл рамкалар...

25 нче майда Россиядә БДИның төп этабы башланды. Район мәктәпләренең 6 унберенче сыйныф укучысы Әлмәт шәһәре имтихан кабул итү пунктында география һәм литературадан имтихан тапшырып кайттылар. Барлыгы БДИда район мәктәпләренең 136 унберенче сыйныф укучысы катнашачак. Имтихан кабул итү пункты - Мөслим лицее, ул он-лайн режимында видеокүзәтү системасы һәм металл рамкалар белән җиһазланган. БДИны үткәрү бердәм расписаниесе нигезендә, мәҗбүри фәннәр буенча имтиханнар түбәндәгечә уздырыла: 28 май - рус теле; 1 июнь - база дәрәҗәсендә математика; 4 июнь - профиль дәрәҗәсендәге математика. Сайланган имтиханар 25 май, 8, 11, 15, 17 һәм 18 июнь көннәрендә үткәрелә. Барлык фәннәрне тапшыру өчен резерв көннәр - 22-26 июнь.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама