Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИ нәтиҗәләре нинди?

Бердәм дәүләт имтиханнарынның нәтиҗәләрен укучылар белән бергә аларның әти-әниләре дә зарыгып көтә. Бу елны рус теленнән - 61, математикадан профильле дәрәҗәдә - 48, база дәрәҗәдә - 36 укучы мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. "Укучылар узган ел белән чагыштырганда, имтиханны бик күпкә яхшырак тапшырды, - дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән....

Бердәм дәүләт имтиханнарынның нәтиҗәләрен укучылар белән бергә аларның әти-әниләре дә зарыгып көтә. Бу елны рус теленнән - 61, математикадан профильле дәрәҗәдә - 48, база дәрәҗәдә - 36 укучы мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. "Укучылар узган ел белән чагыштырганда, имтиханны бик күпкә яхшырак тапшырды, - дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән. Профильле дәрәҗәдә уртача балл (100 баллы система белән исәпләгәндә) - 50,56. Ә база дәрәҗәдәгесе (5 баллы система белән исәпләгәндә) - 4,47. Шушы көннәрдә җәмгыять белеме белән рус теленнән дә имтихан нәтиҗәләре билгеле булырга тиеш. 19 июнь көнне 15 укучы Җәлил бистәсе гимназиясенә химия һәм тарих фәннәреннән имтихан тапшырды. Сайлап алынган фәннәр буенча 22 июньдә 11нче сыйныфлар биология фәненнән соңгы имтиханны тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев