Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИ: нәтиҗәләр куандырырлыкмы?

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау шалтыраганга да бер ай вакыт үтеп китте. Кемнәрнедер ул җәйге ялларга дәшеп шалтыраса, 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен имтиханнарга әйдәү иде.

9 сыйныфта укучы 219 укучы татар теле, математика, рус теле фәннәреннән имтиханнар тапшырдылар. Болардан тыш физика фәненнән - 13, биологиядән - 17, химиядән - 9, җәмгыять белеменнән - 18, инглиз теленнән - 2, рус әдәбиятыннан -1 укучы белемнәрентикшереп карадылар.

Чыгарылыш сыйныфын тәмамлаучы 139 укучы өчен татар теле, рус теле, математикадан база һәм профиль өлешен тапшыру мәҗбүри иде. Киләчәктә укулары физика фәне белән бәйле 55 укучы, химия буенча -16, рус әдәбиятыннан - 4, географиядән - 2 укучы имтиханга керделәр

Рус теленнән район буенча күрсәткеч -63,2% тәшкил итә. Математика фәненең база өлеше 3,68 балл белән билгеләнсә, профиль өлеше 36,3% булган.

Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев