Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИ: кичектерелде, әмма булачак

Covid-19 коронавирусы һәр өлкәгә төзәтмәләр кертте. Авыруны тарат¬масс өчен мәгариф учреждениеләре уку елын дистанцион форма¬да тәмамларга мәҗбүр булды – балаларның иминлеге мөһим!

Дәүләт имтиханнарын тапшыру буен­ча да үзгәрешләр кертелде. 9 класслар быел имтиханнар тапшырмады. 11 сый­ныфларда дәүләт имтиханнары кичек­терелде. Моннан тыш унберләр үзләре керергә теләгән уку йортына кирәкле им­тиханнарны гына тапшыра. Бала гумани­тар юнәлешне сайлаган икән (филология, мәсәлән), ул математикадан имтихан тап­шырмаска мөмкин. Югары уку йортлары­на бармаучылар дәүләт имтиханнарын­нан тулысынча азат ителә. Быел 11 сый­ныфны тәмамлаучылар арасында 10 бала БДИ тапшырмаска булган.

Дәүләт имтиханнары 3 июльдә башла­на. Бу көнне балалар география, информа­тика һәм рус әдәбиятыннан сайлап алу им­тиханнарын тапшыра. Рус теленнән имти­хан тапшыру өчен ике көн вакыт бирелгән: 6-7 июль. Безнең районда, балалар саны аз булу сәбәпле, имтихан бер генә көн була. Чит телдән имтихан бирүчеләргә өч көн бирелә. Беренче көнне укучылар имтихан­ны язма рәвештә тапшыра, икенче-өченче көннәрдә чит телдән имтихан була. Чит телдән имтихан безнең районда ике көндә уза. Өстәмә рәвештә имтихан тапшыру көннәре – 24-25 июль. Ниндидер сәбәпләр белән имтиханны вакытында тапшыра алмаучылар августта сынау тота. Быелгы имтиханнарның тагын бер үзенчәлеге: ба­лалар сынауларның барысын да үзебездә – Мөслим районында тапшыра. (Башка елларда сайлап алу имтиханнарының кайберләрен укучылар башка районга ба­рып бирергә мәҗбүр иде.)

Бердәм дәүләт имтиханнары, гадәттәгечә, Мөслим лицеенда уза. Им­тихан узасы бинага һәр мәктәп аерым – билгеле бер сәгатьтә кертеләчәк. Имтихан­га кертелгәндә һәркемнең температура­сы үлчәнә. Укытучыларга имтихан бары­шында битлек-перчаткалардан булу шарт. Социаль дистанцияне саклау йөзеннән аудиторияләргә 12шәр укучы кертелә. “Лицейда сигез аудитория әзерләнде”, – ди район мәгариф идарәсе методисты, БДИның муниципаль координаторы Ли­лия Галимова. Имтиханнар дәвамында мәктәптә ике шәфкать туташы эшләячәк. Аудиторияләрдә имтихан алдыннан һәм соңыннан дезинфекция ясалачак. Бала­ларны авыллардан алып килүче автобус­ларда да дезинфекция үткәреләчәк.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев