Мослим

Бәби алып кайтсаң – байыйсың!

Быел дәүләтебез балалы гаиләләргә  ярдәм итүнең берничә яңа чара гамәлгә кертте: ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 нче елның 31 декабренә кадәр озынайтылды,

Быел дәүләтебез балалы гаиләләргә  ярдәм итүнең берничә яңа чара гамәлгә кертте: ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 нче елның 31 декабренә кадәр озынайтылды, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлткәндә өч еллык мораторийны алу, 2018-2020 елларда икенче бала туган гаиләләрнең ана капиталы средстволарыннан айлык түләү алуы.

Илдә даими яшәүче гаиләләрдә 2018 нче елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган (яисә уллыкка алынган) очракта ана капиталын балага 1,5 яшь тулганчы айлык түләү алуга файдалана алалар. Мондый түләү алуга уртача керемнәре хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумының 1,5 күләменнән артмаган (Татарстанда – 13 713 сум) гаиләләр хокуклы. Җан башына уртача керемгә гаилә әгъзаларының соңгы 12 айда акчалата алган барлык төп керемнәре исәпләнә. (Гаиләнең һәр әгъзасының кереме салым алынганчы исәпләнә).

Айлык түләүнең күләме мөрәҗәгать иткән елдан алда килгән елның регионда икенче квартал өчен балалар өчен яшәү минимумы күләменә тигез (ягъни 2018 елда мөрәҗәгать иткәндә 2017 елның икенче кварталы). Татарстанда түләү 8 490 сумга тигез.

Түләү ай саен кредит оешмасындагы шәхси счетка күчерелә, аны акчалата алырга, үзең теләнгәнчә файдаланырга була.

Шунысы мөһим: пособие 1 елга билгеләнә, шуннан соң документларны кабат тапшырырга кирәк. Шулай ук пособие алуны вакытыннан алда туктатырга һәм ана капиталы сертификатын башка юнәлештә файдаланырга мөмкин.

Түләү алуга гаризаны пенсия бүлегендә яисә күп функцияле үзәктә тапшырырга мөмкин. Гаризаны бала тугач (яисә уллыкка алгач), аңа 1,5 яшь тулганчы теләсә кайсы вакытта бирергә була. Әмма шунысын истә тотарга кирәк: балага 6 ай тулганчы мөрәҗәгать иткән очракта пособие бала туган көннән алып бирелә; 6 айдан соң мөрәҗәгать ителсә – түләү мөрәҗәгать иткән вакыттан гына  билгеләнә.

Гаризага баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгы, гариза бирүченең һәм баланың Россия Федерациясе гражданины булуы, гаилә кереме турындагы документлар, счет реквзитлары теркәлә.  

Вакытны югалтмас өчен түләү алуга гаризаны ана капиталы алуга гариза белән бергә тапшырырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: