Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базда тәртипме?

Бу чорда иң мөһим эш – базга саклауга салынган яшелчәләрне даими тикшереп, бозылганнарыннан арындырып тору. Кайбер бакчачылар, базларына су кереп җәфалану сәбәпле, бәрәңгеләрен траншеядә саклый.

Ноябрьдә мондый чокырны салам һәм коры туфрак белән капларга һәм андагы температураны игътибар белән күзәтеп торырга кирәк. Андагы температура дүрт градустан югарырак икән, ешрак җилләтергә киңәш ителә. Күпләр баз стеналарының «тирләвеннән» зарлана. Бу очракта да яшелчәләр өстенә салам җәегез, базны җилләтегез. Идәнгә сүндерелмәгән известь һәм тоз салынган савытлар куярга киңәш ителә, алар артык дымны үзенә сеңдерә, инфекция таралудан саклый.
Бәрәңгене саклауга салганда, кайчак ул тиешенчә кибеп бетмәгән була.Киптерер өчен бүлбеләрне балчыгыннан чистартып идәнгә җәяләр, базны көн саен җилләтеп торалар. Ашыгып, юеш килеш салып куйсагыз, язны бәрәңгесез каршылавыгыз мөмкин.
Кышын базда сакланган яшелчәләрне урыннан-урынга еш күчерергә, кузгатырга ярамый, юкса инфекция таралу куркынычы зур. Бозылган яшелчәләрне алып ташлагыз, янәшәсендәгеләрен ашау өчен тизрәк файдаланыгыз. Бушаган урынга коры ком сибеп куегыз.
Кәбестәне саклау аерым игътибар таләп итә. Әгәр өске яфраклары кипсә, борчылырлык нигез юк, коры яфрак эчендә кәбестә яхшы саклана. Ә инде юеш булса яки каралса, күчәнне чиста, сәламәт яфракларына кадәр чистартыгыз һәм даими тикшереп торыгыз.
Кышка таба тычканнар үзләренә туклык бирердәй җылы урын хәстәрли башлыйлар. Баз тирәсендә юлларын күрсәгез, коры «күчтәнәч» әзерләгез. Моның өчен бертигез күләмдә ак он һәм гипс, алебастр, цемент алыгыз, шунда ук бераз шикәр комы һәм, исе килеп торсын өчен, берничә тамчы гына көнбагыш мае тамызыгыз. Бу «күчтәнәч»не авыз иткәннән соң, тычканнар бик тиз юкка чыгачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев