Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарный системасы керә

2019-2020 уку елында, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту-тәрбия концепциясе үзгәртелеп, алдынгы укыту методикалары кертелә башлаячак.

– Яңа уку елыннан укучыларны күп кенә яңалыклар көтә. Беренче класста укыту бары тик татар телендә генә булачак. Башлангыч белемне туган телдә алу – белемнең ныклы нигезе. Шуны күздә тотып, әлеге системаны кертергә булдык. Туган телебезне саклау һәм үстерү өчен беренче нәүбәттә мәктәпләрдә белем бирү татар телендә булырга тиеш дигән фикердә мин. Аеруча беренче сыйныфта балага кирәкле мәгълүматлар, белем ана телендә җиткерелергә тиеш. Гомумән, безнең мәктәптә туган телне саклау, аны үстерү буенча бик күп эшләр башкарыла, бу юнәлештә эшне алга таба да дәвам итәчәкбез. 2-11 классларда уку элеккегечә рус телендә булачак. 5 класстан терминнар рус һәм инглиз телләрендә аңлатылачак. Тулырак мәгълүматны әти-әниләргә август башында үтәчәк җыелышта хәбәр итәчәкбез. Алар үзләрен борчыган сорауларга да җавап алырлар, яңа уку методикасы белән якыннан танышырлар, – ди мәктәп директоры Илзир Мадъяров. 
Мәктәптә беренче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр уку гендерлы бүленеш буенча алып барылачак, ягъни малайлар, кызлар аерым укыячак. Бу яңалыкны әти-әниләр дә хуплаган, укучылар үзләре дә каршы түгел икән. Һәр параллельдә малалайлар һәм кызлар класслары ачылачак. Психологлар гендер укытуны сәламәтлекләре, тәрбия һәм өлгереше белән проблемалары булган балалар өчен аеруча файдалы дип саный. Табиблар, генетиклар һәм педагоглар малайлар һәм кызларның төрлечә үсүен аңлата. Шуңа күрә физик мөмкинлекләрне, җенси өлгерү чорын һәм кабул итү психологиясен исәпкә алып, балаларны аерым-аерым өйрәтергә кирәк, диләр алар. 
Һәм бу дөрестер дә, аерым укыту балага үз-үзен ачарга, шәхес булып формалашырга күбрәк мөмкинлекләр бирә. Малайлар малайлар булып калсын иде! Җитәкче постта да күпчелек – хатын-кызлар, өйдә плитә янында да – әниләр, машина руле артында да – әниләр. Малайлар “хатынша” булмасын өчен дә гендер укытуы дөресрәктер. Ник дигәндә, аерым уку җенси билге буенча үсеш процессын узарга мөмкинлек бирә. Малайлар уку барышында үзләрен булачак ир-атлар, ил сакчылары, әтиләр итеп тоеп җитлексәләр, кызлар булачак хатын-кызлар, әниләр, гаилә учагын саклаучылар итеп тәрбияләнер, шәт. Гендер укуы белемнең сыйфатын, укудагы өлгерешне дә арттырыр. 
Мәктәптә яңа уку елы башыннан Базарный системасы да кулланылышка кертелә, дип беләбез. Базарный системасы – Россия педагогы, табиб Владимир Базарный тарафыннан эшләнгән мәктәп белеме системасы. Бу системаны яклаучылар фикеренчә, ул физик, психик һәм әхлакый яктан сәламәт, төрле яктан алга киткән шәхес тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Әлеге система буенча укучылар өчен яңа өстәл-урындыклар да алыначак. Бу гиперактив балалар өчен аеруча уңышлы булачак. Бала утырып арыса, басып тора ала һәм киресенчә. Ләкин бер утырып, бер аягүрә басып торган бала укытучыга дәрес алып барырга комачауламасмы? Мәктәп директоры бу фикердән кире кайтарды. 
– Баланы парта артында тыныч кына утырырга мәҗбүр итү – сәламәтлек өчен зыянлы, дип саный Базарный. Бигрәк тә кечкенәләр өчен. Әлеге система бу уңайдан яңа төр өстәлләр – “конторкалар” тәкъдим итә. Балага аягүрә басып язарга мөмкинлек бирүче биек парталар яки өстәл подставкалары быел беренче класслар өчен яңалык буларак кертелә. Яңа уку елыннан беренче сыйныфка 56 укучы килүе көтелә, – ди Илзир Мадъяров. 
Яңа системага күчү, укыту-тәрбия процессын камилләштерү, уку сыйфатын яхшырту юнәлешендә әнә шундый мәшәкатьләр көтә мәктәпне. Малайларны һәм кызларны аерым укыту, Гоголь һәм Пушкин эшләгән җиһаз үрнәге буенча ясалган “конторкалар” – барысын да яңалык дип әйтеп була микән?! Юкка гына “Һәрбер яңалык ул – онытылган искелек” димәгәннәрдер! Онытылган искелекнең файдалы булуы, бәхәссез. Соңгы араларда социаль челтәрләрдә Базарный системасы буенча фикер алышулар бара. Берәүләр хуплый, икенчеләр хурлый дигәндәй. Шунысы гына кызык: Базарный, үз системасын кулланучыларның укудагы өлгерешләренә артык тукталмыйча, балаларның физик яктан сәламәт булулары, күзләре яхшы күрүе, чирләргә бирешмәүләре турында яза. Димәк, яшь буынның белемле булудан битәр сәламәтлеге күпкә кыйммәтрәк булып чыга! 

 

Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев