Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Байыйсылар бар икән!

2016 елдан эшләүче пенсионерлар индексацияләнмәгән иминият пенсиясе алалар. Пенсионер эштән туктаган очракта ул пенсиясен узган еллар өчен дә барлык индексацияне исәпкә кертеп ала башлаячак.

Эш бирүче Пенсия фондына мәгълүматны үз вакытында тапшырган очракта пенсияне индексацияләү һәм аны тулы күләмдә түли башлау эштән азат ителгәннән соң өч ай үткәч башкарыла. Бу Пенсия фондының айлык отчетларны алу вакыты һәм аны эшкәртү белән бәйле. 2018 елның гыйнварыннан пенсионер эштән туктаганнан соң барлык индексацияләр исәпкә алынган пенсия тулы күләмдә эштән туктаган айдан соң килүче айның беренче числосыннан түләнә. Мәсәлән, пенсионер 2019 елның июленнән эштән китә. Август аенда Пенсия фондына июль ае өчен отчет тапшырыла. Анда пенсионер әле эшли дип күренә. Сентябрь аенда август өчен отчет керә. Анысында инде пенсионер эшләми дип исәпләнә. Октябрь аенда Пенсия фонды индексация исәпкә алынган пенсия түләү турында карар кабул итә. Ноябрь аенда пенсионер индексация исәпкә алынган пенсиясен һәм август, сентябрь, октябрь айлары өчен өстәмәне дә алачак. Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев