Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бай тарихи материал тупланган

Үзәк китапханәгә Дәүләт архивы тарафыннан “Та¬тарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945” дип исемләнгән китаплар тапшырыл¬ды. Истәлекле китап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллы¬гына багышланган.

Соңгы вакытта массакүләм мәдәни чаралар­ны үзәк китапханәдә узды­ру традициягә әйләнде. Уз­ган атнада биредә әһәмиятле вакыйга булды. Районыбыз мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә һәм үзәк китапханә коллективы­на Татарстан Дәүләт архивы әзерләгән “Татарстан: бары­сы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945” дип исемләнгән китап тапшырыл­ды.

– Бу – бик тә истәлекле бас­ма. Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында бай тарихи материал тупланган. Бүгенге көнгә кадәр республикабызның тыл тари­хын тулысы белән ачкан мон­дый күләмле хезмәт юк иде әле, – ди республика Дәүләт архивы вәкиле Илдар Шәфыйков.

Татарстаннан фронтка 700 меңгә якын кеше киткән, шуларның яртысы яу кырын­да ятып калган. Фронтовиклар дошманга каршы көрәшкәндә, аларның туганнары һәм якын­нары тылда фидакарьләрчә эшләгән, фронтны сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек һәм башка ресурслар белән тәэмин иткән. Бөек Ватан су­гышы елларында Татарстан халкы 262 млн сумнан ар­тык шәхси акчасын гамәлдәге армия өчен хәрби техни­ка җитештерүгә биргән. Тыл хезмәтчәннәре фронттагылар кебек үк Бөек Җиңү көнен якы­найту өчен үзләрен аямыйча хезмәт иткән.

–Ватандашларыбызның сугышчан батырлыгы, тыл хезмәтчәннәренең Җиңүгә керткән өлеше турында яшь буынга дөрес мәгълүмат бирү әһәмиятле. Илебез тарихын өйрәнүдә бу китап, һичшиксез, тиңсез хәзинә. Районыбыз мәктәпләре һәм китапханәләр бу кадерле китапны дәресләр, тәрбияви чаралар үткәргәндә ярдәмлек буларак кулланачак, – диде район башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.

Аналитик материал­лар белән беррәттән, китап­та беренчел чыганакларга да әһәмиятле урын бирелә. Ар­хив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, ки­нохроника кадрлары, фрон­товиклар хатлары, сугыш чоры открыткалары тәкъдим ителгән. Медиаресурсларны, китап тышындагы QR-кодны кулланып, смартфондагы мах­сус кушымта ярдәмендә табар­га мөмкин.

Хәтер китабында сугыш ел­ларында ветераннарыбызның армый-талмый хезмәт итүләре турындагы шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия. Үзәк китапханә коллективы, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, китапны нәшер итүдә башкарган зур хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт архи­вы хезмәткәрләре адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мәктәп китапханәләренең дә китап фонды даими яңартыла. VII чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт Дума­сы депутаты Равил Хөснуллин районыбыз мәктәпләренә китаплар җыелмасы бүләк иткән. Әлеге китапларда чит ил әдәбияты әсәрләре, бала­ларга адресланган маҗаралы әдәбият тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев