Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баулыда тирес астында өч ай мәет яткан

56 яшьлек ирне, үтереп, тирес астына күмеп куялар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Җинаятьтә гаепле дип табылган шикле 43 яшьлек шушы авыл кешесе кулга алынган. Тикшерүчеләр версиясе буенча, зыян күрүче фермада терлекче булып эшләгән. Июнь ахырында ул үзенең җитәкчесен "сожителе" каршында эт итеп сүгә. Билгеле, бу...

56 яшьлек ирне, үтереп, тирес астына күмеп куялар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Җинаятьтә гаепле дип табылган шикле 43 яшьлек шушы авыл кешесе кулга алынган.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, зыян күрүче фермада терлекче булып эшләгән. Июнь ахырында ул үзенең җитәкчесен "сожителе" каршында эт итеп сүгә. Билгеле, бу батырлыкка аның салмыш булуы да ярдәм итә. Кимсетелгән ир белән әлеге терлекче арасында низаг чыга. Ул терлекчене үз өендә кыйнау белән тәмамлана.

Хатынын мыскыллы сүзләрдән яклап чыгуына куанып, ир өенә кайтып китә. Ә иртән исә кичтән кыйналган терлекченең үле гәүдәсенә тап була. Югалып калмый ир: 22 яшьлек үги кызы һәм аның 27 яшьлек "сожителе" белән бергә, үлгән терлекчене авыл кырыена алып китеп, бер метр тирәнлеккә тирес астына күмеп куялар.

Бу хәлләр шулай онытылып торса да, без капчыкта ятмый. Өч айдан соң әлеге хәл калкып чыга. Моңа үги кызның "ире" гаепле. 4 октябрь көнне ул бу җинаять турында полициягә хәбәр итә. Гаепле ир шундук кулга алына. Әлеге хәл буенча "Үтереш" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте татар-информ .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев