Мөслим-информ

Батырлар онытылмасын!

2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу – Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләү, искә алу көне.

Әлеге бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II 1769 елда нәкъ шушы көнне яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий Победоносец ордены була. Әлеге орден аерым батырлык күрсәткән сугышчыларга бирелгән. Россиядә бу көнне, чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. 

 

Районыбызның сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Геройларының, хезмәт батырларының исемнәре илебез тарихы битләренә алтын хәрефләр белән уелды. Әйдәгез, тагын бер кат аларны барлыйк.
Гыймазетдин Вәҗетдин улы Вәҗетдинов (1907-1940). Исәнсеф авылында туа. 1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнаша. 1940 нчы елның 8 мартында дошман белән каты бәрелешләрдә рота командиры, пулеметтан ут ачып, дошманның 2 пулемет ноктасын юк итә. Әлеге сугышта Гыймазетдин Вәҗетдинов һәлак була. Аңа үлгәннән соң, 1940 нчы елның 21 мартында (Татарстан уллары арасыннан беренче булып) Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Г. Вәҗетдинов Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Днепров Петр Алексей улы (1919-1974). Островка авылында туган. Совет Армиясенең гвардия капитаны Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен 1945 нче елның 27 февралендә Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек була. Киев шәһәрендә җирләнгән.  
Илдар Маннан улы Маннанов (1921-2010). Мөслим районы Бүләк авылында туган. 1941 елның ноябрендә Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре янында булган бәрелештә 6 танкны яндыра. Расчеттан берүзе исән кала. Әлеге батырлыгы өчен 1941 елда Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Чаллы шәһәрендә яшәп вафат булды.
Бәдыйк Мөхәммәтсалих улы Салихов (1910-1956). Теләнче (Октябрь) авылында туган. Бөек Ватан сугышында Курск дугасында, Днепр елгасын кичүдә, Украина шәһәр-авылларын азат итүдә катнаша. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, II, III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә. 1945 елның гыйнварында Бельско-Бяла шәһәре (Польша) янындагы сугышта, миномет расчеты белән дошманның бик күп кораллы техникасын юк итә. Б. Салихов 1945 нче елның 29 июнендә I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Дусай авылында күмелгән.
Лотфулла Ногман улы Мусин (1913-1988). Әгерҗе районында туган. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң районда җитәкче вазыйфаларда эшли, 1958 елдан Киров исемендәге колхозны җитәкли. 1971 елда Л. Мусинга игенчелектә һәм терлекчелектә ирешкән уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 
Зәкәрия Кашап улы Кашапов (1923-2000). Баланлы авылында туган. “Михайловка” совхозы комбайнчысы. Бөек Ватан сугышында катнашкан, өлкән сержант. Бөртекле һәм азык культураларын җитештерүне үстерүгә керткән зур хезмәте һәм авыл хуҗалыгы техникасын югары җитештерүчән файдаланганы өчен 1966 нчы елның 23 июнендә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Гайров Миңнехан Мөхәммәтҗан улы (1889-1972). Күбәк авылында туган. Себер шахталарында эшли, патша армиясендә хезмәт итә, беренче империалистик сугыш фронтындагы бәрелешләрдә катнаша. Октябрь революциясеннән соң, туган якларга әйләнеп кайтып, Минзәлә хәрби комиссариатын оештыруда катнаша. 1930 елда, “Кызыл сабанчы” колхозын оештырып, аның рәисе була. ТАССРның Үзәк Башкарма комитеты тарафыннан Миңнехан Гайровка Социалистик Төзелеш Герое дигән мактаулы исем бирелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: