Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батыр якташыбызның исеме мәңгеләштерелде

Күбәк авылында әфган сугышы ветераны – вакытсыз бакыйлыкка күчкән Камалов Илһам Тимергали улының туган йорты диварына куелды.

Районнарда әфганчылар исемен мәңгеләштерү дәвам итә. Мөслим районында әфган сугышында батырларча һәлак булган һәм туган илгә кайтканнан соң арабыздан киткән 12 әфганчы истәлегенә хәтер такталары куелган иде инде. Аның чираттагысы бүген Иске Карамалы авылы җирлегенә керүче Күбәк авылында әфган сугышы ветераны – вакытсыз бакыйлыкка күчкән Камалов Илһам Тимергали улының туган йорты диварына куелды.
Чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, районның Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов, Мөслим, Тукай, Сарман, Минзәлә, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай районнарының әфган сугышы ветераннары, Күбәк урта мәктәбе укучылары, авыл халкы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әфганчы истәлек тактасы хәтер