Реклама
Балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим бүлегендә 13-23 февраль көннәрендә "Батырлык атналыгы" бара. Бүлектә мәктәп укучылары белән очрашулар уза. Алар бүлекнең эшчәнлеге белән танышып, район эчке эшләр бүлегенең музее, аның тарихы турында кызыклы мәгълүматлар да ала. Атналык кысаларында 9-11 сыйныф укучылары өчен "Ачык ишекләр" көне дә...
Балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим бүлегендә 13-23 февраль көннәрендә "Батырлык атналыгы" бара. Бүлектә мәктәп укучылары белән очрашулар уза. Алар бүлекнең эшчәнлеге белән танышып, район эчке эшләр бүлегенең музее, аның тарихы турында кызыклы мәгълүматлар да ала. Атналык кысаларында 9-11 сыйныф укучылары өчен "Ачык ишекләр" көне дә уздырылычак. Укучылар белән шулай ук агитация эше дә алып барыла. Киләчәктә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик уку йортына керергә теләге булганнарга кирәкле мәгълүматлар да бирелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз