Мослим

Батырлар нәселе бил бирми

Милли көрәш элек-электән Сабантуйның төп һәм иң дәвамлы, иң мавыктыргыч бәйгесе саналган. Башка уен-бәйгеләр тәмамланып, мәйданда халык шактый саекканнан соң да, көрәш сөючеләр, бар дөньяларын онытып, бил алышучыларны күзәтә, алар өчен җан ата, көч бирә.

Быел Мөслим Сабантуеның көрәш келәмнәрендә бертуган Сәетгалиевләр хакимлек итте, дияргә була. Ул гына да түгел, көрәш ярышларына тонны да Сәетгалиевләр династиясенең иң кече вәкилләре бирде. Районның танылган спортчылары Айнур һәм Илнарның өч яшьлек уллары Айвар белән Искәндәр, билләренә сөлге урап, келәмгә чыккач, һәркем сокланып аларны күзәтте. Көрәшче малайлары икәнлекләре әллә каен күренеп тора - хәрәкәтләре ышанычлы, үзләренчә чын көрәш алымнары да кулланмакчылар. Судьялар өстенлекне Искәндәргә бирде.

Аннары традиция буенча бәйгегә малайлар һәм үсмер егетләр чакырылды. Алар барлыгы 30 лап булып, күпчелеге Мөслимнән иде. Араларында Мари Бүләр, Тат. Бүләр, Тугаш һәм башка авыллардан да өметле генә көрәшчеләр күренде. Һәм әйтергә кирәк, балаларның күбесе спорт мәктәбендә һәм урыннарда көрәш түгәрәкләрендә шөгыльләнә булып чыкты. 2004 елгы һәм аннан кечерәк малайлар арасында беренче урынны Мөслимнән Данил Мусин яулады. Калган биш үлчәү категориясендә Ринат Сәфиуллин, Рушан Ахунов, Айдар Шәрифуллин, Динар Хәсәнов (Мөслим) һәм Илмир Хафизов (Тугаш) беренче урынны алдылар.

Милли көрәш бәйгесендә 6 судья хөкемдарлык итте. Алар арасында Казанда ТР Көрәш Федерациясе оештырган махсус курсларны тәмамлап, таныклык алып кайткан, республика күләмендә танылган беренче категорияле судьялар да бар иде.

Зурлар көрәшенә 40 тан артык кеше язылган иде. Һәм әйтергә кирәк, ике келәмдә дә көрәш киеренке барды. Ир-егетләр арасында төрле елларда Сабантуй батыры калган танылган көрәшчеләрнең дә булуы моңа тәэсир итми калмагандыр. Шунысы да бар: бил алышырга үзебезнең җирле егетләр һәм республика бәйгеләрендә район данын яклап көрәшкән якташлар гына кертелде. 60 кг үлчәү авырлыгында призлы урыннарны Наил Хәлиуллин, Илшат Фазлыев һәм Илдар Кәрамов бүлеште. 70 кг авырлыкта Альберт Шәймөхәммәтовның шәкертләре Ленар Садретдинов белән Айрат Бакиевка (Мөслим) беренче урын өчен артык озак көч сынашырга туры килмәде: 2 минут дигәндә чиста җиңү белән Ленар көндәшен өченче урынга калдырды. Артур Сафин (Мөслим) икенче урынны алды. 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында өченче урында Динар Хәсәнов калды. Яр Чаллыда укучы Мөслим егете Илдар Сәетгалиев, өч балл өстенлек белән Илдар Тимашевны (Мөслим) җиңеп, беренче урынны алды. Илдар чыгып китүгә келәмгә аның абыйлары Илнар һәм Айнур Сәетгалиевләр керде. Бу алышта өстенлек Илнарга бирелде, икенче урынны Ирек Садретдинов алды. 100 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Васыйл Хаҗиев (Әндереш) җиңү яулады. Икенче урында -Рифат Нәҗипов (Тат. Бүләр), өченчедә - Альберт Шәймөхәммәтов (Мөслим).

Ветераннар арасында көч сынашырга теләүчеләр күп булмады үзе. Островка авылыннан 75 яшьлек Мәүлетша Мөхәммәтдинов, Нарат Астыннан Алмаз Латыйпов, Мөслимнән Расыйл Фәттахов, Тугаштан әфганчы Җәүдәт Галимов, яшьләре баруга карамастан, формада булуларын раслап, матур көрәш күрсәттеләр. Җәүдәт исә, үз категориясендә җиңү яулап, абсолют батыр исеменә дә бил алышты. Җирәбә буенча көндәшләрен сайлаганнан соң, Сабантуйның абсолют батыры исеменә көрәш башланды. Спортчылар үзләренең көрәш техникаларын һәм тактикаларын кулланып, ничек тә көндәшләреннән өстенлеккә ирешергә омтылды. Хәтта имгәнүчеләр дә көрәшне ташлап чыгып китмәде. Келәмдә ахыр чиктә абыйлы-энеле Сәетгалиевләр генә калды. Билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат булган Илдар, үзеннән шактый югары авырлыкта булган абыйсын җиңеп, 2015 елгы Сабантуйның абсолют җиңүчесе булды. Илдарга тәкә, скутр, сабантуй сөлгесе һәм Матбугат үзәгенең махсус бүләкләре тапшырылды. Финалда һәм үз үлчәү авырлыкларында призлы урын алган көрәшчеләргә район башлыгы Рамил Муллин иганәчеләрнең кыйммәтле бүләкләрен тапшырды.

Сәгать 4 кә кадәр дәвам иткән көрәш бәйгесе берьюлы ике келәмдә баргангамы, гел дә ялыктырмады. Өстәвенә бәйгенең комментаторлары Расыйл Фәттахов һәм Илшат Яббаров, келәмгә чыккан һәр көрәшче белән таныштырып, уен-көлке белән алып барды. Хөкемдарлар фикере белән халык фикеренең тәңгәл килүе дә бәйгенең бер үзенчәлеге булгандыр.

Әлфинур Ногманова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: