Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бассейнда соңгы эшләр

Республикада бассейннар һәм универсаль спорт заллары төзелеше программасы буенча дистәгә якын ябык бассейн төзелде.

Мөслимдә заман таләпләренә җавап бирүче бассейн төзелү ту­рындагы хәбәр су спорты белән шөгыльләнүчеләр күңеленә аеру­ча хуш килгәндер. “Кояшлы Ык” ял зонасының көнбатыш өлешендә май аенда старт алган “Тамчы” бас­сейны төзелеше инде тәмамланып килә. Мөслимлеләрне спортка җәлеп итүче тагын бер зур объект булачак ул.

Гимназия базасында эшләүче бас­сейн барлык килүчеләрне дә кабул итә алмау сәбәпле, яңа спорт объектының төзелеп бетеп килүе спорт сөючеләр өчен куанычлы яңалык булды. Билгеләнгән стандартлар нигезендә биредә зурлар һәм балалар өчен аерым бассейн булдырылган. Алар мозаика ма­териалы белән эчләнгән. Без барганда балалар бассейнына су тутыру, гидро­сынаулар бара иде.

Төзелеш белән Казаннан “Фортэкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә. Бассейннарны сынау, эш таләпләренә туры китерү – “Аква­строй” төзелеш фирмасы хезмәткәрләре җаваплылыгында.

– Кече бассейнда гидросынау “бишле”гә үтте. Бу көннәрдә зур бассейн­ны тапшырырга әзерләнәбез. Киләчәктә мөслимлеләр бассейнда рәхәтләнер дип, төзелеш эшләрен куанып башкарыбыз – ди “Аквастрой” төзелеш фирмасының гидросынаучысы Артур Максимов.

Бинада төзелеш эшләре тәмамланган. Эчке коммуникацияләрне үткәрү сыйфатлы итеп башкарыла.

– Объектта күләмле эшләр башкар­дык. Бинага барлык төр инженерлык коммуникацияләре дә үткәрелгән. Хәзер эшчеләр системаларны көйләү, эшләтеп җибәрүгә әзерлек этабын уз­дыралар, – ди “Фортэкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте прорабы Артур Адамян.

Электриклар подвал өлешендә ур­нашкан кайнар һәм салкын су торба­ларына заземление үткәрә, бина һәм аның тирәлеген электр белән тәэмин итү эшләрен башкара. Биредә суыртып җилләтү системасы да урнаштырылган.

– Бинадагы дымлылыкны норма­да тотуда вентиляция системасының роле зур. Система бинада төрле на­чар исләрне дә булдырмаска ярдәм итәчәк, – ди вентиляция системасын монтажлаучы һәм гамәлгә куючы Ай­дар Шәйхелисламов.

Бәдрәф, душ бүлмәләрендә керамик плитка җәю бара. Персонал өчен махсус бүлмәләрдә эшләр тәмамланган. Керү өлешләрендә, коридорларда эчке бизәү эшләре генә калып килә.

“Тамчы” бассейны тиздән ишекләрен киң ачар. Кыска гына вакытта күләмле төзелеш объектын сафка бастыру дәрәҗәсенә җиткерү күпме осталык, тәҗрибә, үҗәтлек, сабырлык таләп итә! Төзүчеләр эшләрнең ахыры якынаюга, хезмәтләренең нәтиҗәсен күрүгә шат­лануларын яшерми.

Бассейн территориясендә дә эш кай­ный. Бина алдына брусчатка түшәлә, фа­сад өлешләре керамик плитка белән ка­плана, парковка өлеше җиһазлана. Бас­сейнга керү юлына асфальт түшәләчәк.

Светлана Фазылова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев