Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда янгында 4 яшьлек баланың гомере өзелгән

Бу факт буенча БР Тикшерү комитеты тикшерү башлаган, дип яза "Татар-ифнорм".

Иртән Башкортстанның Стәрлетакмак шәһәрендә торак йортларның берсендә янгын чыккан. Нәтиҗәдә, өч кеше хастаханәгә озатылган, ә 4 яшьлек бала урында һәлак булган.


- Янгын турындагы хәбәр 5.34 сәгатьтә килгән. Һәлакәт урынына килгәч, 9 катлы йортта бер бүлмәле фатир януы ачыкланган. Янгын сүндергәндә 36 кеше, шул исәптә 6 бала коткарылган. Янгын 5.50 сәгатьтә сүндерелгән, - дип сөйләделәр Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Янгын чыккан фатирда 4 яшьлек баланың үле гәүдәсе табылган. Бу факт буенча БР Тикшерү комитеты тикшерү башлаган.

Хәзер янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X