Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда бер гаилә хәбәрсез югалган

Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгының Хәйбулла районы бүлекчәсе хәбәрсез югалган гаиләне эзли: 1980 елгы Ильяс Надыргулов, аның хатыны 1988 елгы Рәзинә Надыргулова һәм аларның ике яшьлек уллары Радмир. Бу хакта"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Гаилә Хәйбулла районы Акъякр авылының Яңа урамында яшәгән. Җирле администраия сайтында гаилә 17 июльдә өйләреннән "Шевроле Ланос"...

Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгының Хәйбулла районы бүлекчәсе хәбәрсез югалган гаиләне эзли: 1980 елгы Ильяс Надыргулов, аның хатыны 1988 елгы Рәзинә Надыргулова һәм аларның ике яшьлек уллары Радмир. Бу хакта"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Гаилә Хәйбулла районы Акъякр авылының Яңа урамында яшәгән. Җирле администраия сайтында гаилә 17 июльдә өйләреннән "Шевроле Ланос" автомобилендә билгесез юнәлештә чыгып киткәннәр дип хәбәр ителә. Гаилә турында, аларның кайда булуары турында мәгълүматка ия булган кешеләргә (34758) 2-19-19, 8-929-754-81-71, 8-999-742-04-89 телефоннары аша мөрәҗәгать итү сорала. "Полициягә хәбәр кичә кич килеп ирешә. хәзерге вакытта гаиләне эзләү эшләре бара. беренчел мәгълүматларга караганда алар өйләреннән чыгып киткәннәр һәм үзләре белән ике яшьлек улларын да алганнар, - дип җиткергән "Башинформ" агентлыгына Башкортстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Максим Радионов. - Хәзерге көндә югалган гаиләне эзләүдә җиде оператив полиция группасы, шулай ук 40 якын җирле халык һәм волонтерлар катнаша ". Ведомство мәгълүматлары буенча ир белән хатынның тагын өч балигъ булмаган балалары калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев