Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда балалар булган йортларга янгын чыгуын кисәтү датчиклары куелачак

Исегезгә төшерәбез, бүген төнлә Башкортстанның Бөрө районы Үгез авылында янгында тугыз кеше һәлак булган, дип язалган "Татар-информ"да.


Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Бөрө районында янгын чыккан урындабулган. Бу хакта "Башинформ " хәбәр итә.

Республика җитәкчесе балалар булган барлык йортларга янгын чыгу турында кисәтү датчиклары куюны йөкләгән, алар элек имин булмаган гаиләләргә генә куелган булган. "Әбҗәлил районында датчиклар эшләп, өч бала һәм әти-әниләре янгында калудан котылып, йорттан чыгып китәргә өлгергән очрак бар бездә", - дип җиткергән төбәк башлыгы.

Искәртеп үтик, дүшәмбе, 7 август төнендә "Бөрө районының Үгез авылында коточкыч фаҗига булып, агач йортта чыккан янгында тугыз кеше, һәлак булган. Шуның бишесе - балалар. Тагын өчесен коткарып калу мөмкин булган. Янгынның сәбәбе - төзек булмаган электрүткәргеч, дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев