Икенче урында - тавык йомыркасы, аның бәясе 3,4 процентка кимегән, хәзер бер дистә йомырка 42,04 сум йөри.
Өченче урында - башлы суган, ул 2,4 процентка арзанайган. Хәзер республика буенча аның уртача бәясе 37,96 сум.
Атна эчендә бәяләре төшкән продуктларга тагын токмач, сарык ите, он, сөт, сыер ите, чәй, тавык ите, карабодай ярмасы, дуңгыз ите, шикәр, көнбагыш мае һәм тары керә. Аларның бәяләре 1,4-0,4 процентка кимегән.
Шушы вакыт эчендә үзгәрешсез булып арыш оныннан ипи, арыш һәм бодай оны катмашыннан ясалган ипи калган. Аның килограммы 43,29 сум тора.
0,1-0,4 процентка сыер мае, тоз, балык, бодай оныннан ипи һәм ипи эшләнәмәләре, дөге һәм кәбестәнең бәяләре арткан.
Бәяләре максималь арткан өчлекккә стерилизацияләнгән сөт - литры 59,69 сум (+1,9 процент), алма - килограммы 106,77 сум (+4 процент) һәм кишер - килограммы 47,74 сум (+9,3 процент) керә.
Нет комментариев