Реклама
Фаҗига Башкортстанның Бөрө районында бүген төнлә булган. Көчле ялкын утларын 4 сәгать буе сүндергәннәр. Кызганычка каршы, өметләр акланмый: 9 кеше тереләй янып үлә. Шулар арасында кечкенә 5 бала... Бу хакта "Матбугат.ру" сайтында язылган.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тагын өч кешенең сәламәтлегенә зыян килеп, хастаханәгә озатылган. Тикшерү бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз