Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкалар язган язмыш

Сәламәтлеге чикле кешеләр кайчакта бер җылы сүзгә дә мохтаҗ була. Вәрәшбаш авылында гомер кичерүче Луиза Низамова – беренче төркем инвалид.

Ул яшәгән йортның түбәсе, стеналары аның үзе белән бер яшьтәдер инде... Киләсе елга 80 яшен каршылар­га җыенучы райондашы­быз шушы көннәрдә изге күңелле иганәче ярдәме белән гомер кичергән йор­тын курчак өе итеп ясатып куйды.

– Луиза – минем туганым. Аның йортына күптәннән ре­монт кирәк иде инде. Балала­ры, якыннары булмагач, чит кешегә ярдәм итәм дип тору­чы да юк бит әле ул! Бик күп бусагалар таптасам да, ярдәм итүче булмады. Узган ел ин­валидлар ункөнлеге кысала­рында Мөслимдә үткәрелгән хәйрия марафонында Ка­дрия һәм Илгиз Исламовлар 60 мең сум күләмендә ярдәм күрсәттеләр. Тормыш иптәшем белән Мөслимгә киттек. Анда Айрат Хаҗиев дигән кешене эзләп таптык. Төзелеш мате­риалларын да очсыз бәядән алып кайтып бирде, эшләргә егетләрен дә китерде. Бу сред­стволарга үзебезнең булган ту­планмаларны да өстәп, өйнең түбәсен яптылар, стенасын тышладылар, веранда өлеше дә эшләнде, – ди, сөенеп, Нәхия апа Шәйхетдинова.

Илгиз Исламов – олы җанлы шәхес. Ул ярдәм күрсәткән кешеләрнең исәбе дә юктыр инде. Иганәче биргән средстволарга кирәкле материаллар юнәтелгәч, Луи­за апаның йортын әнә шулай тиз арада төзекләндереп тә ку­ялар.

– Кешегә ярдәм итү, булыш­лык күрсәтү акчага гына бәйле булырга тиеш түгел. Луиза апа­ны сөендерә алуыбызга үзебез дә бик шатландык. Шушы яңартылган йортында алга таба тыныч картлык кичерергә язсын үзенә! Яңгырлардан, салкын җилләрдән куркып утырырлык түгел хәзер. Өен ныклап эшләп куйдык, – ди Мөслимнән Расыйх Минеев.

 

Луиза апаны балачагын­нан бирле курку хисе озатып йөргән. Ул вакытта ике генә яшь була әле аңа. Бер кочак салам өчен әнисен төрмәгә озаткач, бабасы, сабыйның елавыннан туеп, кызны баз­га ябып куя. Караңгы базда төн кунган бала башта тот­лыга башлый, аннары бөтен нәрсәдән курка торганга әйләнә. Шулай итеп ул бе­ренче төркем инвалид булып кала. Тормышта бәхетнең, пар канатлы булуның, бала­лар тавышының нәрсә икәнен белми яшәгән бу апага район­дашларыбыз эшләгән игеле­кле гамәлләр иң зур шатлык булгандыр.

– Кайвакытта күз алдына илереп-илереп елаган бала­чагым искә төшә... Әнине са­гынып елый торгач, ярсып беткән вакытларым да аз бул­маган, күрәсең. Әйтүләренчә, әнине төрмәгә алып киткәндә мин күкрәк баласы булган­мын әле. Шаккатырлык та бит! Бер кочак салам өчен төрмә кадәр төрмәгә алып киткәннәр әнкәйне. Юатыр урында бабам мине базга япкан, төнгелеккә дә шунда калганмын. Әби, мәрхүмәкәем, бабайдан үзе дә куркып торгач, аңа каршы килергә курыккандыр. Бабам патшаларда эшләгән, явыз­лыкка шулардан өйрәнгән бул­гандыр, күрәсең, – дип искә ала Луиза апа.

Луиза апа сөйләшергә, аралашырга бик ярата. Ләкин сүзләрен генә аңлап бетереп булмый... Тормышка ачу сакла­мыйча, елмаеп, бар нәрсәдән канәгать булып яшәве дә со­кландыра. Батыр йөрәкле кеше бу апа. Булганына шөкер итеп, зарланмыйча гомер итүче Лу­иза апа кешеләрнең язмышла­ры башкалар тарафыннан да язылуын яхшы аңлый.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев