Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкалада WorldSkills чемпионаты көннәрендә “Тәмле Казан" фестивале була Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/18/188313/

Фестивальне үткәрүнең төгәл вакыты әлегә билгеләнмәгән.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Ольга Агнистикова). Быел "Тәмле Казан” фестивале һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышланачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан башкаласы мэриясенең туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

“Әлегә без төгәл әйтә алмыйбыз, әмма WorldSkills чемпионаты кысаларында “Тәмле Казан” фестивален уздырырга планлаштырабыз", – диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул фестиваль программасы әлегә расланмаган, дип өстәде. Аның турында, шулай ук чарада катнашучылар һәм үткәрү урыннары турында соңрак билгеле булачак.

"Тәмле Казан” фестивале 2015 елдан бирле оештырыла. Узган елларда ул Иске Татар бистәсендә һәм “Гаилә” үзәге янында үткәрелде, айлары төрлечә булды. Чарада милли аш-су һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителде. Фестиваль мәйданчыгында шеф-пешекчеләр конкурслары, мастер-класслар һәм фотосессияләр узды.

  • Элегрәк “Татар-информ” “Тәмле Казан” Russian Event Awards-2018 премиясе Гран-при иясе булуын хәбәр иткән иде. Узган ел фестивальдә 36 меңнән артык кеше булды. Бәйрәм футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган иде.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/18/188313/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев