Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язмыш сынаса да...( + ВИДЕО)

Алты айдан, җитлекмичә туган кечкенә Рушатны табиблар “яшәр” дип өметләнми дә. Беренче мәртәбә әни булу бәхетен татыган Лилия генә улының гомерле буласына, тернәкләнеп китәсенә ышана.

– Авырлы вакытта кан басымым югары булды, кинәт кенә бөерләрем эшләми башлады. Ашыгыч төстә баламны ярып алырга туры килде. 90 процент сепсис белән туды улым, колаклары да таркала башлаган иде, бер өлешен кисеп алдылар. Үпкәләре суламаган, йөрәк тибеше булмаган, ярты килодан артыграк авырлыкта туган балам ай ярым махсус аппаратта – кювезда ятты, – дип искә ала Лилия.
Авырлыклар үтәр әле, Ходай биргән сынауларны тормыш иптәшем белән икәүләп җиңәрбез, дип уйласа да, язмыш дигәнең аңа алга таба тагын да зуррак авырлыклар әзерләп куйган була. Баласының авыру туганын, күзләре беркайчан да күрмәячәген белгәч, әти кеше Лилияне баладан баш тартырга, хастаханәдә калдырып кайтырга үгетли. Ләкин әни кеше җаныннан яралган сабыен ни йөрәге белән калдырсын?! Бер кило авырлыкка җиткергәнче махсус аппаратлар ярдәмендә ашаталар, сулаталар нәнине. Көн-төн сабыеның савыгуын тели Лилия. 
– Балагызны аппараттан аерырга мәҗбүрбез. Яшәп китә аламы-юкмы – белмибез. Ләкин без кулдан килгәннең барысын да эшләдек.
Табибның бу сүзләре хөкем булып яңгыраса да, Лилия өметен өзми. Аппараттан аеру белән Рушатның йөрәге тибә башлый! Ходайның кодрәте бар бит ул! Лилия, сабыен күкрәгенә кысып, сөенеченнән елый. Өйгә кайтып китәр минутлар җиткәч “изге күңелле” табибә әнигә баласын калдырып китәргә киңәш итә. 
– “Гомер буе интегерсең, авыру бала белән ничек яшәрсең?! Күзләре җитлекмәгән һәм беркайчан да якты дөньяны күрә алмаячак бит ул”  дигән иде табибә. Ярый инде, чит кеше шулай дип әйтсен дә ди! Үзебезнең туганнар, якыннар да күпме үгетләде. Улымнан баш тартырга, аны балалар йортына тапшырырга кирәк, дип тәкрарладылар. Шаккатам! Үз балаңнан ничек йөз чөермәк кирәк?! Ул бит – минем җанымның яртысы, – ди олы йөрәкле ана.
Лилия бүген уллары Рушат һәм Шамил белән әти-әнисе йортында гомер кичерә. Рушатка киләсе җәйгә 17 яшь тула. Шамилгә – 11 яшь. Абыйсыннан 6 яшькә кечерәк булса да, Шамил үзен зурларча тота, абыйсына ныклы терәк һәм зур ярдәмче булуына әбиләре дә сөенеп туя алмый.
– Рушатсыз өебезнең бер яме дә булмас иде. Башта, билгеле, бик авыр булды. Сау-сәламәт балаларын ташлап китүчеләр дә, дүрт саны төгәл нарасыйларын карарга авырыксынучылар да бар. Дөньяның кадерен, тәмен белеп яшәргә кирәк. Ике бертуган арасындагы дуслыкка сөенеп туя алмыйбыз. Оныкларыбыз – безнең куанычларыбыз, – ди Фиразия апа.
Әби-бабай тәрбиясе күренеп тора: Рушат белән Шамил ипле һәм сабырлар. Өлкәннәргә хөрмәт белән караулары, “әнием” дип өзелеп торулары сокландыра.
–  Дөньяны үз күзләрем белән күрмәсәм дә, мин үземне тере һәм тере булмаган табигать кочагында яшим дип күзаллыйм. Төрле хайваннар, бөҗәкләр дә, ташлар, яңгырлар, бураннар да бар анда. Баш очымда кояш җылысын тоям, – дип, Рушат кулларын кояшка таба күтәрде. 
Аның матур итеп шигырь сөйләвен дә ишеттем, “Туган тел”не сәнгатьле итеп яттан сөйләве, моңлы җырлар башкаруы битараф калдыра алмый. Күздән ирексездән яшь ага...
– Язмыш мине җитәрлек сынагандыр инде. Тормыш юлымда авырлыклар җитәрлек булды, – ди Лилия Шәймөхәмәтова. 
Рушатка биш яшь тулганда ул кабат тормышка чыга. Фәрит исемле Метрәй авылы кешесе була ул. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән парларга күз генә тиде, ди авыл халкы. Уртак балалары Шамилгә 6 яшь тулган гына була әле. Табиблар Фәриттә яман чир таба. “Лейкоз” диагнозы куелган ирен көн-төн хастаханәдә саклаулар, операцияләрдән соң, җанын аямыйча, 9 айлык көмәне белән иренең баш очында утырулар гына Лилиягә бик кыйммәткә төшә. Өченче баласына авырлы хатынга табиблар кичекмәстән хастаханәгә яту кирәклеген, бала туу вакытының инде узып баруы турында кисәтсәләр дә, авыру ирен карар кешесе булмагач, Лилия хастаханәгә ятудан баш тарта. Өч көннән бала тудыру бүлегенә килә хатын. Ләкин инде соң була – нарасый үле туа. Шул ук төндә ире Фәрит тә мәңгелеккә күзләрен йома. Акылдан шашмасын дип, әнисе кызына бу хәбәрне җиткерергә ашыкмый. Лилия хастаханәдән чыккач аңа “Фәритнең җидесен үткәрәбез, балаң белән ирең кабере янәшә” дигән хәбәр җиткерәләр... Язмыш аларның түгәрәк дөньясын әнә шулай челпәрәмә китерә...
– Ярый әле янымда әти-әнием бар. Алар булмаса, мин башыма төшкән бу кайгылардан күптән сыгылып төшкән булыр идем. Әнием, эшеннән туктап, миңа бала карарга ярдәм итте. Эш стажы өзелсә дә, пенсия яшенә җиткәнче Рушатымны тәрбияләште, – ди Лилия. 
Коррекция мәктәбеннән килеп укыталар Рушатны. Интернат-мәктәптән килеп, суыткычны ачып, андагы ризыкларны фотога төшереп китүләре генә аңлашылмый аңа. Ана кеше баласын ач тотамыни инде?! Күпме авырлыкларны узып, сабыен җил-яңгырдан саклап, бүгенгәчә аның гомере өчен җан атып яшәүче, улының һәр уңышы өчен ихластан сөенгән, аның борчылуын күреп, кайгырган, өзгәләнгән ананы мыскыл итү түгелме бу?!
– Тормыштан зарланырга кушмыйлар. Безнең өлешкә шулай язылган, димәк. Шамил улыма тиешле игътибар да, ярату да абыйсы Рушатка эләгә. Шамил үзе дә, шаярып: “Мин – сезнең абыегыз һәм әтиегез”, – дип әйтергә ярата. Кечкенәдән авырлыкларга күнегеп, ярдәмчем, терәгем булып үсте. Ике улым – ике юанычым, Аллаһы Тәгалә шушы бәхеттән аермасын, – ди Лилия.
Рәсемдә: Лилия ханым улы Рушат белән.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев