Мөслим-информ

Баш миенә файдалы ун ризык

Белгечләр фикеренчә, баш мие нәрсә ашауга карап эшли. Ул яраткан ризыкны “бирсәң”, хуҗасына рәхмәт әйтә: тырышып уйлый. “Баш мие үлгәч кенә, кешене үлде дип исәпләргә була”, – ди табиблар, аның нинди мөһим әгъза булуын искәртеп. Димәк, аңа файдалы ризык бөтен организмны сәламәтлеккә туендырыр. Шулай итеп, безнең баш мие нинди ризыкларны ярата соң?

1. Чикләвек элек акыллы кешеләр ризыгы гына булып саналган. Чикләвектә булган май кислоталары, фосфор, тимер, баш мие күзәнәкләрен тукландырып, аның эшчәнлеген активлаштыра. Шуңа күрә неврологлар имтихан вакытында чикләвек ашарга куша.

2. Диңгез кәбестәсе. Суүсемнәр йодка иң бай ризык санала. Организмда йод җитмәү калкансыман биз эшчәнлегенә начар йогынты ясый. Йокысызлык, депрессия, тиз кызып китүчәнлек, хәтерсезлек кебек күренешләр кешенең аерылгысыз юлдашына әверелә.

3. Солы боткасы – В витаминнары чыганагы. Ул кан әйләнешен яхшырта. Шулай ук, организмны шлаклардан, агулы матдәләрдән чистартып, фикерләү сәләтен яхшырта һәм гамәлләребезнең дә уйланылган булуына китерә.

4. Ачы шоколад. Аның составында булган матдәләр баш миен ирекле радикалларның җимерүчән хәрәкәтеннән саклый. Какаодагы магний хәтер эшчәнлеге өчен бик файдалы. Бу ачы шоколадка гына кагыла. Ә менә башка төр шоколадларның организмга уңай тәэсир итүе бик шикле. Алар составындагы артык күп шикәр, төрле майлар симерүгә һәм организмны чүп-чар белән пычратуга гына китерә.

5. Яшел чәй. Неврологлар, яшел чәйнең организмга булган тәэсирен өйрәнеп, аның Паркинсон авыруыннан саклавын ачыкласа, Голландия галимнәре исә, көн дәвамында 3 стакан яшел чәй эчү инсультны кисәтүен раслады. Аның составындагы кофеин кофедагыга караганда күбрәк булса да, нерв системасына йомшак һәм урынлы тәэсир итүе белән файдалы.

6. Кишер. Галимнәр фикеренчә, кишердә булган бета-каротин баш миенең картаюын акрынайта, күзәнәкләр җимерелүен тоткарлый икән. Кишер эчендәге файдалы шикәр дә (шул исәптән, фруктоза да) баш мие күзәнәкләрен тукландырып, нерв системасын “яңарта”.

7. Креветка. Кысла сыманнарның бу төре үз кабырчыгы астында бик күп файдалы витаминнар туплаган. Ул үзәк нерв системасы авыруларының күбесен кисәтә. Алар баш мие күзәнәкләре эшчәнлеге өчен бик мөһим булган май кислоталары һәм тиз үзләштерелүчән аксымга бай булуы белән файдалы.

8. Йөзем – шикәр чыганагы һәм ул организмны агулы матдәләрдән чистартырга сәләтле. Йөзем составындагы шикәр хәтер эшчәнлеген һәм фикерләү сәләтен яхшырта. Яшелендә дә, кызылында да баш миенә кан килү тизлеген көчәйтүче һәм хәтерне ныгытучы эпикатехин-полифенол бар. Кызылында баш мие күзәнәкләре гомерен озынайтучы антоцианин дигән пигмент та күп.

9. Чөгендер. Әлеге яшелчә бетаинга бай. Бетаин исә кәефне күтәрә, игътибарны яхшырта. Шоферлар, чөгендерне ешрак ашаса, реакция тизлеге артуын, һичшиксез, тоярлар. Чөгендерне чи килеш кыргычтан уып ашау мөһим. Тәм өчен, бераз аш серкәсе кушып, сарымсак яки май белән бутап ашасаң да була. Моннан тыш, чөгендер – тимер чыганагы да.

10. Тәрәч (треска) балыгы. Аның файдасын бәяләп бетерү мөмкин түгел. Әлеге төньяк балыгы селенга бай. Ә бу матдә акыл эшчәнлеген, фикерләү сәләтен яхшырта, энергияне арттыра, кәефне күтәрә, депрессия, апатия кебек күңел төшенкелегенең дошманы санала.

(“Безнең гәҗит” газетасыннан).    

Фото – Рixabay.com               

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: