Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баш авыртса нишләргә?

Хәзерге заманда барыбыз да каядыр ашыга, нидер эшли. Баш авырту бу вакытта бик "пүчтәк" эш һәм табибка барырга вакыт та юк кебек.

Баш авырту стресс, йокы туймау, утырып эшләү, остеохондроз, тагын башка бик күп һәм гади кебек тоелган сәбәпләрдән барлыкка килә. Кан басымы югары булганда, күзләр авыртканда, вируслы инфекция йоктырганда баш бик каты авыртырга мөмкин. Беркайчан да үзеңне-үзең дәвалап маташырга ярамый. Даими рәвештә баш авыртса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җитди авыру булган очракта, бәһасе булмаган вакытны әрәм уздырмау хәерле.

Авыртуны баса торган дарулар эчәргә ашыкмагыз.

Арып баш авырткан очракта, бер стакан җылымса су эчеп куярга була. Җылы ваннага керү дә ярдәм итә. Башка җиңелчә массаж ясарга мөмкин.

Халык медицинасында алманы тоз белән ашап та, баш авыртуны дәвалау очраклары бар.

Карбыз суы да баш авыртуны туктата.

Салкын вакытта башка киеп йөрергә тырышыгыз, баш суыктан да авыртырга мөмкин.

Күзлек киеп йөрсәгез, баш авырту күзлек ярамаудан да булырга мөмкин. Бәлки күзегез начар күрә башлагандыр.

Баш авыртканда мелисса белән чәй эчәргә була. Бал салып, җылы сөт эчкәч тә, баш авырту бетеп китә.

Даими рәвештә баш авыртканда, һичшиксез табибка мөрәҗәгать итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X