Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Барысыда – халык өчен

Бу көннәрдә барлык сәяси партияләр һәм иҗтимагый хәрәкәтләр 8 сентябрьдә узачак ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясендә катнашырга әзерләнә.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең ТР Дәүләт Советындагы депутатлар фракциясе дә үз эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. 2014 елда узган Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда “Бердәм Россия” 84,2 процент тавыш җыйды, партия фракциясе составына 82 депутат керде. Биш ел эчендә фракция эшчәнлегендә 138 мәсьәлә каралды, 561 закон проекты кабул ителде”, – ди Юрий Камалтынов.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим муниципаль район Советында оешкан депутатлар фракциясе членнары да әлеге чараларда актив катнаша. Әлеге фракция 2013 елда оешкан иде. Бүгенге көндә фракциядә муниципаль район Советына сайланган 38 депутатның 31е член булып тора. Фракциянең җитәкчесе – район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов. Ул район Советы депутатларының яшәебез өчен актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашуларын билгеләп үтте: 
– Соңгы елларда җирлегебездә халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, экология мәсьәләләре буенча күп эш башкарылды. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау юнәлешендә эшләүче милли проектлар ярдәмендә дә җирлегебездә күп кенә төзү-төзекләндерү эшләре алып барыла. Депутатларыбыз урыннарда әлеге эшләрнең барышы белән һәрдаим танышып, аларның вакытында төгәлләнүен контрольдә тоттылар. Шул ук вакытта җирлегебез яшәеше өчен кирәкле булган хокукый норматив актларны эшләүдә һәм аларны кабул итүдә дә актив эшләделәр. 
2018 елда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге депутатлар фракциясенең эше югары бәяләнде. Безнең район фракциясе “Иң яхшы депутатлар фракциясе” бәйгесендә җиңү яулады һәм лауреат исеменә лаек булды. “Бердәм Россия” партиясенең Мөслим җирле бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова да депутатлар фракциясе эшчәнлегенең партия карарларын тормышка ашыруда зур ярдәм булуын искәртте: 
– Мөслим район Советында эшләүче депутатлар фракциясе членнары партия эшен алып баруда, аның карарларының вакытында үтәлешенә актив йогынты ясыйлар. Партия тарафыннан үткәрелгән һәр чарада, актив катнашалар. Сайлаучылар белән узган очрашуларда төрле наказлар кабул итеп, аларны үтәүдә бердәм команда булып эшлиләр. Районыбызда мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, демография, экология, имин һәм сыйфатлы юллар юнәлешендә эшләүче милли проектларны тормышка ашыруда да җирле депутатларыбызның өлеше зур. 
Сүз уңаеннан, “Бердәм Россия” фракциясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов – депутатлар берләшмәсенең Координацияләү Советы члены да. Июль азагында районыбызда әлеге Советның чираттагы утырышы узачак. Җирлегебезгә килгән кунаклар район тормышы, җирлекләрнең яшәеше һәм, гомумән, Мөслим белән танышачак. 
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев