Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Барысы да – фронт өчен!” дип

Әмәкәй авылында яшәүче Дөррия Мөхәммәдиеваның язмышы башкаларныкыннан шактый аерыла: ул гомере буе тормышка чыкмыйча, “кыз әби” булып яшәгән.

Аның турында Татарстан Республикасында 2001 елда нәшер ителгән “Кыз-әбиләр” китабында да язма бар. Дөррия Мөхәммәдиева 1925 елда ун балалы гаиләдә туа. 4 классны тәмамлау белән колхозда эшли башлый. Аның бала чагы юклык, ялангачлык һәм ачлык белән уза. 
– Җәй көне икмәк эшкәртүдә, утауда йөрдем. Кышын, бәләкәй чана тартып, Әҗәкүлгә тозга, симәнәгә бара идек. Анда барып кайтканчы чабаталар тузып, чүбек оек белән кайтып керәбез. Аяклар туңып бетә иде, – дип искә ала Дөррия апа. 
Сугыш башланганда аңа 16 яшь була. Ул бу чорда тырмалау, сабан сөрү кебек авыр эшләрдә катнаша, кышын фермада дуңгызлар карый. 
– Сугыш беткәнен ишетү иң сөенечле көн булып әле һаман да хәтеремдә саклана, – ди күпне күргән тыл ветераны. – Бу көнне без басуда сабан сөреп, җир тырмалый идек. Шул вакытта авылдан килеп сугыш бетүен хәбәр иттеләр һәм җиргә әләм кададылар. Бу хәбәрне ишеткәч, бер-беребезне кочаклап еладык, – ди ул. 
Сугыштан соңгы авыр елларда Дөррия апага тормыш йөген берүзенә тартырга туры килә. Чөнки башта – сеңлесе, аннан әтисе үлеп китә. Шулай итеп әнисен һәм башка туганнарын карау аның җилкәсенә төшә. Йорт тергезергә, эне-сеңелләрен кеше итәргә кирәк дип яши торгач, Дөррия апа берьялгызы кала. Кияүгә сорап килүчеләрне дә әнисен карау сәбәбе белән кире бора ул. Бүген ун бала арасыннан Дөррия Мөхәммәдиева берүзе генә исән. Быел ул апрель аенда 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. 4 март көнне район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов һәм Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов аңа “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медален тапшырды. 
– Безне олылавыгыз өчен рәхмәт. Мондый сугышларны беркайчан да күрергә язмасын, балалар, оныклар пар канат ышыгында үссеннәр. Хөкүмәтебезгә, район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә рәхмәт, һәрвакыт хәлебезне белешеп, искә алып торасыз. Бүгенге тормышыбыз оҗмахка тиң, матур дөньяларда сәламәт булып яшәргә язсын, – диде Дөррия апа. 
Бу көнне Әмәкәй авыл җирлегендә яшәүче 12 тыл ветераны шундый медальләр һәм авыл җирлегенең истәлек бүләкләрен кабул итте. Хөрмәтле ветераннарга укучылар җыр-биюләрен бүләк итте. Чара чәй өстәле артында дәвам итте. 
Фәридә Гайнетдинова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев