Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бар шундый һөнәр

РФ Президенты В. В. Путин Указы нигезендә 2019 нчы елның 1 апреленнән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Аңа әзерлек һәм үткәрү буенча районыбызда хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшли, армия сафларына барачак егетләр медицина комиссиясе узалар. Язгы чакырылышта армия сафларына 30 мөслимле китәчәк, аларны беренче озату 15 май көненә билгеләнгән.

Хәрби патриотик тәрбия бирү һәм егетләрне армия сафларына матур итеп озату максатында быел да Хәрби хезмәткә чакырылучы көне үтте. “Мизгел” яшьләр үзәгендә башланган бу чарада район җәмәгатьчелеге, әфганчылар, хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр һәм аларның әти-әниләре катнашты. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов, егетләргә мөрәҗәгать итеп: 
– Әти-әниләрегезнең, якыннарыгызның тыныч тормышта яшәве сезнең ничек хезмәт итүегезгә бәйле. Бу җаваплы хезмәтне үтәүдә сәламәтлек, тырышлык, тәвәккәллек телим. Солдат хезмәтеннән кайткач та туган җиребездә матур хезмәт итәрсез, Мөслимебезнең киләчәк үсешенә үзегездән лаеклы өлеш кертерсез, дип ышанабыз, – диде. 
– “Офицеры” кинофильмында мондый сүзләр бар: “Есть такая профессия – защищать Родину!” Сезгә дә бүгеннән шушы вазыйфа йөкләнә. Ә илне саклау ул – әти-әниләрне, гаиләләрне, туганнарны, туган җиребезне, гүзәл Мөслимебезне саклау, дигән сүз. Сезне зур ышаныч белән шушы җаваплы юлга озатабыз. Исән-имин әйләнеп кайтуыгызны көтәбез, – диде оныгын армия сафларына озатучы Илсөяр Кашапова. 
Бу көнне егетләребез адресына бик күп изге теләкләр җиткерелде. Кораллы көчләр сафларында хезмәт итүгә кагылышлы яңалыклар белән дә танышты алар. Булачак солдатларга – истәлек бүләкләре, әниләренә чәчәкләр тапшырылды. Чара җыр-биюләр, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында булачак солдатлар сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына чәчәкләр салды. Мөслим егете Вильнур Таҗиев барысы исеменнән дә рәхмәт сүзләрен җиткерде: 
– Безне җаваплы хезмәткә матур итеп, изге теләкләр белән озатуыгыз өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Кайда гына хезмәт итсәк тә, үз вазыйфаларыбызны төгәл башкарып, өметләрегезне акларбыз. “Без – мөслимлеләр!” шигаренә тап төшермәбез, дип ышандырабыз! 
Фәридә 
Гайнетдинова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев