Мөслим-информ

Банклар 2017 елда ипотека буенча уртача процент ставкасының түбәнәюен фаразлый

Саклык банкы илдә ипотека кредиты базарында әйдәп баручы банклардан санала. Россия банклары агымдагы ел ахырына ипотека ставкаларына бәйле фаразлары белән уртаклашты - ул еллык 10 проценттан түбән төшәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Саклык банкы илдә ипотека кредиты базарында әйдәп баручы банклардан санала, ипотека базарының яртысыннан күбрәге (триллион сумнан...

Саклык банкы илдә ипотека кредиты базарында әйдәп баручы банклардан санала. Россия банклары агымдагы ел ахырына ипотека ставкаларына бәйле фаразлары белән уртаклашты - ул еллык 10 проценттан түбән төшәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Саклык банкы илдә ипотека кредиты базарында әйдәп баручы банклардан санала, ипотека базарының яртысыннан күбрәге (триллион сумнан артык) аның өлешенә туры килә. Икенче урында - «ВТБ 24» (22,9 процент), өченчедә - Райффазенбанк (беренче кварталда аның базардагы өлеше 3 мәртәбә арткан). Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина элегрәк әйткәнчә, 2020 елга төп ставка, 4 процент инфляцияне күздә тотып, 6,5-7 процентка кадәр түбәнәергә мөмкин. РФ икътисади үсеш министры Максим Орешкин июль аенда 2018 елда ипотека буенча ставканың 8-9 процентка кадәр кимергә мөмкин икәнлеген искәрткән иде. Россиянең зур банклары да үз фаразлары белән уртаклашты. «Ел ахырында ипотека буенча уртача ставка 9,5-10 процент тәшкил итәчәк», - ди Абсолют банкның кредит һәм иминият продуктлары департаменты директоры Антон Павлов. «Безнең фикеребезчә, 2018 ел ахырына ипотека буенча уртача ставка хәзерге 11,5 проценттан 10 процентка кадәр түбәнәергә мөмкин. Инфляция 4 процент дәрәҗәсендә сакланса, 2020 елга аның 8 процентка калуы да ихтимал», - ди Промсвязьбанкның баш аналитигы Дмитрий Монастыршин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: