Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Банк роумингы” бетерелә 

Россия банклары бер банк эчендә регионара комиссияләрне – “банк роуминг”ын бетерәләр. 


2020нче елның 14 июненнән “Банклар һәм банк эшчәнлеге турында”гы 395-I санлы Федераль законның (02.12.1990) 29 маддәсенә төзәтмәләр үз көченә керде. Алар акчаны җибәрүченең һәм алучының счетлары Россия Федерациясенең бер яисә төрле регионнарында ачылуга карап, бер банк эчендә физик затларның счетлары арасында акча күчерү өчен комиссияләрнең дифференциацияләнгән күләмнәрен урнаштыруга юл куймауга кагыла. 
 

Бу датадан башлап, әлеге маддәдә кредит оешмасы тарафыннан физик затлар счетлары арасында акча күчерү буенча операцияләр башкарганда алынучы комиссия күләменең счетларның төрле подразделениеләрдә ачылуына сәбәп була алмавы турында кагыйдә кертелде. 
Әлеге үзгәрешләр банк хезмәтләрен кулланучыларның регионара дискриминациясен бетерүгә юнәлтелгән. 

 

Татарстан Республикасында 
гигиена һәм эпидемиология үзәге. 

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама