Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Банан кабыгын ташларга ашыкмагыз

Аны көнкүрештә куллануның кайбер ысулларын тәкъдим итәбез.

Банан кабыгыннан кайнатма әзерлибез

Банан кабыгында бик күп төрле витаминнар һәм файдалы матдәләр бар. Аны әзер сокка өстәргә була. Ул эчемлекнең витаминнарын арттыра. Моның өчен 10 минут банан кабыгын кайнатабыз. Аннан соң судан алабыз. Әлеге кайнатманы суынгач, компотка, сокка яисә смузига өстибез.

Тешләрне агартабыз

Банан кабыгы белән өй шартларында тешләрне агартырга була. Тешләрне паста белән чистартканнан соң банан кабыгының йомшак ягы белән тешләрне сөртеп чыгабыз. Банан кабыгы минералларга бай булганга күрә, ул теш пастасыннан калган зыянлы химик матдәләрне бетерә һәм теш эмалендәге тапларны да бетерә.

Бит тиресен яхшыртабыз

Банан кабыгының йомшак ягы белән биткә массаж ясыйбыз. Табигый җиләк-җимеш кислотасы биткә пилинг ясый, битне дымландыра һәм даими кулланганда кайбер вак җыерчыкларны бетерә.

Аяк киемен чистартабыз

Тузган аяк киеме ялтырап торсын өчен, банан кабыгы белән сөртеп чыгарга киңәш ителә. Моның өчен банан кабыгының йомшак ягы кулланыла.

Өй шартларында уксус ясыйбыз

Банан кабыкларыннан өй шартларында уксус та ясарга була. Әлеге тәмләткечне салатларга һәм ит маринадлау өчен кулланалар.

Бакчаны бөҗәкләрдән саклыйбыз

Моның өчен банан кабыкларын җиргә үсемлекләр янына куябыз. Үсемлекләрне ашаучы бөҗәкләргә банан кабыклары чыгара торган газ ошамый. Шунлыктан алар бакчадагы җиләк-җимешләр һәм яшелчәләргә тими.

Ашламага салабыз

Банан кабыкларындагы калий һәм фосфор үсемлекләргә уңай тәэсир ясый. Аны берничә компонентлы компостка өстәргә була.

Өйдә үсә торган гөл төбенә салырга мөмкин

Өйдә гөлләр утыртканда, балчыкка туралган банан кабыгын салсаң, гөлләр матур булып үсәчәк. Ләкин банан кабыгы гөлнең төбенә тиеп торырга тиеш түгел.

Тәндәге сөялләрне бетерәбез

Көн саен йоклар алдыннан сөял чыккан урынга банан кабыгын ышкыйбыз. Бер атнадан сөял юкка чыгачак һәм алга таба борчымас.

Битнең ялкынсынуын басабыз

Ялкынсынган урынга банан кабыгын ышкыйбыз. Җиләк-җимеш кислоталары, витамин һәм минераллар битне тиз арада "тынычландыра". Шулай ук черки, умарта корты чакканнан соң булган кычытынуны киметү өчен дә банан кабыклары яхшы.

Гөлләрнең яфракларын сөртәбез

Банан кабыгы белән өйдә үсә торган гөлләрнең яфракларын чистартабыз. Шул рәвешле, гөлләрнең яфраклары ялтырап торачак. Бигрәк тә фикус, монстера, хойя, кротон кебек гөлләр өчен файдалы.

Банан кабыкларын хайваннарга ашатабыз

Бананны кешеләр генә түгел, кайбер хайваннар да ярата. Шуңы күрә банан кабыгын тавыкларга, куяннарга, дуңгызларның ризыкларына салырга мөмкин. Ябыштырылган наклейкаларын гына алырга онытмагыз.

Көмешне чистартабыз

Банан кабыгын көмешне чистарту өчен дә кулланырга була. Җиләк-җимеш кислотасы, биткә пилинг ясаган кебек үк, көмеш савыт-сабаны да чистарта.

Банан кабыклары мичтә итне киптермичә пешерергә ярдәм итә

Ит пешерәсе табага бер катлам банан кабыклары җәябез. Бу итне тәмле, сусыл итеп пешерергә һәм көйдермәскә ярдәм итәчәк. Бу ысул Азия илләрендә еш кулланыла. Әлбәттә, банан кабыкларын кулланыр алдыннан, аларны бик яхшылап юарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы банан

Реклама
Реклама
2
X