Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык тотуның да җае бар

2020 ел башыннан Россиядә һәвәскәр балык тотуның яңа кагыйдәләре эшли башлаячак.

Яңа кагыйдәләр һәвәскәр балыкчылык кысаларында ятьмәләр белән балык тотуны тыя.

(«Татар-информ»). 2020 ел башыннан Россиядә һәвәскәр балык тотуның яңа кагыйдәләре эшли башлаячак. Яңалыкларга багышланган киңәшмәдә алар турында Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов сөйләде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сигез елга якын эшләнгән һәм кабул ителгән яңа закон, аерым алганда, һәвәскәр балыкчылык кысаларында ятьмә белән турыдан-туры балык тотуны тыюны билгели. Ул бары, «мондый коралларны исәпкә алу һәм штуклап маркировкалау шарты белән», төп туклану чыганагы булган Төньяк, Себер һәм Ерак көнчыгыш районнарына гына кагылмый.

Моннан тыш, яңалык массакүләм ял итү урыннарында су астында ауны чикләү турында турыдан-туры нормалар кертә, аквакультура өчен файдаланыла торган сулыкларда һәвәскәр балык тотуны чикли һәм тәүлеклек тоту нормаларын билгели.

Хәзерге вакытта закон белән кертелгән нормаларны җайга сала торган закон актларын әзерләүне тәмамлау бара, диде Соколов. Закон ятьмәләрне куллануны гына түгел, аларның әйләнешен дә тыя, бу исә табигать өчен аеруча куркыныч булган «Кытай ятьмәләре»н җитештерү һәм тарату белән көрәшергә мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде.

Һәвәскәр балык тотуның яңа кагыйдәләре кертелүгә аңлатма биреп, Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Николай Николаев аларны «акыллы» кагыйдәләр» дип атады, дип билгеләп үтә RT.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/10/191347/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев